Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә шәһәрендә яшәүче безнең өчен кадерле һәм хөрмәтле булган әти-әниебез, туганнарыбыз Галимҗан Гәлимәрдән улы һәм Гөлсия Шәйморат кызы ГАЛИЕВЛАРНЫҢ тормыш коруларына 26 нчы апрельдә 50 ел тулды

26 апреля 2018, 10:09

1107

0

0

Минзәлә шәһәрендә яшәүче безнең өчен кадерле һәм хөрмәтле булган әти-әниебез, туганнарыбыз Галимҗан Гәлимәрдән улы һәм Гөлсия Шәйморат кызы ГАЛИЕВЛАРНЫҢ тормыш коруларына 26 нчы апрельдә 50 ел тулды

Сезне алтын туегыз белән котлыйбыз! Сез һәрвакыт ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле һәм олы йөрәкле кешеләр. Хәерле сәламәт гомерләр белән тигезлектә яшәгез.

Илле ел кулга-кул тотынып,

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә

Әти-әни диеп дәшәбез.

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озак-озак бергә яшәгез.

Балалары, килен- кияүләре, оныклары һәм туганнары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев