Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нәсимә Сагетдин кызы Садрееваны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

    --, 16 октябрь 2019 - 15:45
    144
    0
    0

    Кадерле әние-без! Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

    Котлы булсын, юбилеең,

    Бәхетләрең килсен күренеп.

    Куанычлар гына юлдаш булсын,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Иң изге теләкләр белән Алсу-Илфар, оныкларын Лилия-Артур, Булат-Азалия, Ильдар, оныкчыкларын Радмир, Аида, тормыш иптәшен Зөфәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: