Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Рамазан гаете мөбәрәк булсын!

04 июня 2019, 09:20

1323

0

0

Рамазан гаете мөбәрәк булсын!

Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһ! Шатлыклы көнгә – Ураза гаетенә дә җиттек. Ураза бәйрәмнәре мөбәрәк булсын!

Бер яктан Рамазан гаете – шатлыклы бәйрәм көне дә, икенче яктан – кызганыч та, чөнки ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, тәкъвалыкта уздырган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ураза ае мөселманнарны тәрбияли торган ай. Суны, ризыкны гына калдырмадык, ә бәлки начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Күзләребез күбрәк Коръән аятләрен укыды, телләребез зикерләр кабатлады, кулларыбыз изге гамәлләр кылды, уй-фикерләребез яхшылыкта гына булды. Ләкин, Рамазан ае бетте диеп, бу изге гамәлләрне калдырырга кирәк дигән сүз тугел. Киресенчә, икенче Рамазан аена кадәр тагын да күбрәк саваплар эшләргә тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, халкыбызга, динебезгә, ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсен.

Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде!

Аллаһы Тәгалә безгә киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алып, уразаларны тотарга насыйб итсә иде!

Хөрмәт һәм изге догалар белән,

Район имам-мөхтәсибе  Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X