Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башлыгы Айдар Салаховның 8 март белән котлавы

07 марта 2021, 10:08

643

0

0

Район башлыгы Айдар Салаховның 8 март белән котлавы

Хөрмәтле Минзәлә районының гүзәл затлары!
Кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән, эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз! 
Сез, безнең кадерле һәм яраткан әниләребез, тормыш иптәшебез, кызларыбыз, апа-сеңелләребез, дусларыбыз – шатлык һәм гармония, тынычлык һәм иминлек китерәсез. Күңел тынычлыгы, кайгыртучанлык, зирәклек һәм башкалар өчен җан ату кебек сыйфатларны мулдан өләшеп, якыннарыгыз тормышын тагын да бәхетле итәсез.
Хатын-кыз – матурлык һәм мәхәббәт, ана булу кебек тудыручы көч һәм хисле кайгыртучанлык белән янәшә баручы тулы бер дөнья. Табигатьнең үзе кебек, сез - яңа тормыш, мәхәббәт һәм гүзәллек чыганагы.
Бүгенге көндә хатын-кызның роле эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә тагын да әһәмиятлерәк була бара. Вазыйфаи бурычларыгызны төгәл үтәвегез югары казанышларга ирешү мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта сез һәрбер эшне түземлек һәм җаваплылык, аеруча такт һәм сөйкемлелек белән, физик һәм рухи көчегезне сарыф итеп, иҗади башкарасыз.
Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм һөнәри яктан танылуга ирешүегезне телим. Гаиләләрегездә иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим!

Минзәлә муниципаль район
Башлыгы  Айдар Салахов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев