Район башлыгы Айдар Салаховның Пасха белән котлавы
Хөрмәтле минзәләлеләр – православие дине тарафдарлары!
Сезне чын күңелдән якты бәйрәм – Пасха көне белән котлыйм!
Пасха йөзләгән еллар дәвамында якын кешеләргә карата бетмәс-төкәнмәс ярату, игелеклелек һәм кичерү чыганагы булып тора, диндарларның күңелен тагын да чистарта, сафландыра.
Бүген, Бөек пост тәмамланганнан соң, храмнар һәм православие динендәгеләрнең мәрхәмәтле йөрәкләре эчкерсез догалар белән яктырачак, ә йортларга бәйрәм куличларының хуш исе таралачак.
Барыгызга да һәм якыннарыгызга яшәү көче, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Минзәлә муниципаль
район башлыгы Айдар Сәлахов
Нет комментариев