Сөекле хатыным, әниебез, әбиебез Галия Кирам кызы Гыйлемовага 15 мартта 75 яшь тулды
Кадерлебез, сиңа озын гомер, сихәтлек, бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш авырлыкларына, аның ыгы-зыгысына, вак-төяк борчуларына бирешмичә, һаман шулай зирәк, көчле рухлы, игелекле, ярдәмчел булып кал. Без сине бик яратабыз, син безнең – маягыбыз, терәгебез, өметебез. Син безнең өчен һәрвакыт гаделлекнең, игелеклелекнең, тугрылыкның үрнәге булып торасың. Безне сөендереп озак-озак яшәвеңне дәвам ит.
75 яшь тула сиңа бүген,
Бу бик күпме, әллә түгелме?
Безнең өчен син бүген дә бик яшь
Шунысы сөендерә күңелне.
Әллә яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак игелек,
Игелегең белән кылган гамәлләрең
Үзеңә кайтсын булып изгелек.
Ирең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев