Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникованың хезмәттәшләрен, социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлавы

08 июня 2021, 09:39

403

0

0

Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникованың хезмәттәшләрен, социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмебез-Социаль хезмәткәр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Сезнең һөнәр –җәмгыятьтә иң гуманлы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән: тормыш авырлыкларына үзләре генә каршы тора алмаган, рухи һәм матди ярдәм таләп ителгәннәрне кайгырту. Беренче чиратта бу өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, балаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә кагыла.

Социаль өлкәдә үз энергияләрен, түземлекләрен һәм рухи көчләрен биргән, зур җаваплылык хисенә ия булган кешеләр хезмәт куя. Һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк: , сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртып, үзегезгә куелган бурычларны уңышлы башкарасыз.

Бу бәйрәм көнендә без сезгә дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләрнең язмышларына игътибарлы һәм кайгыртучан, таяныч булуыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, зирәклек һәм сабырлык, бәхет һәм иминлек телим!

Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев