Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ

06 января 2020, 20:00

659

0

0

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

 

Сезне изге Раштуа бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм.

Кырык көнлек Раштуа посты тәмамланды һәм  дөньядагы күпсанлы православие гыйбадәтханәләрендә Христосның тууы уңаеннан  аны олылау тантаналары уздырыла. Элек-электән иң игелекле омтылышлар, матур өметләр белән тулы бу бәйрәмнең колачы киң: аны  яше-карты,  җәмгыятьнең төрле катлау һәм  төрле милләт вәкилләре зурлап билгеләп үтә.

Ике мең елдан артык вакыт дәвамында, бик борынгы заманнардан христианнар Раштуаны чиксез шатлык, дулкынлану белән каршы ала.  Бүген дә миллионлаган кеше рухи камилләшү, җаннарны пакъләү һәм үпкә-ачудан арыну юлын күрсәтүче бөек хаклык һәм гаделлек кануннарына элеккечә ихлас һәм садә күңелдән ышана. Шәфкатьлелек, яшәү дәрте, эчкерсез мәхәббәт хисләрен тагын да көчәйтүче Раштуада дин тотучылар якыннарына, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аеруча мәрхәмәтле, игътибарлы булырга тырыша.

Православие, ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, рухи-әхлакый үсешебезгә бәрәкәтле  этәргеч бирә. Христосның тууын бәйрәм итү Татарстанда һәрчак дуслык-татулык, аңлашу һәм күңел җылысы хакимлек иткән мохиттә уза.

Үткән елда республикабызда православие динен тотучылар тормышында күп кенә истәлекле вакыйгалар булды. Шуларның иң күренеклесе – Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең  IV форумы, ул Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга  440 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең быел билгеләп үтеләчәк 75 еллык юбилеена багышланган «Бөек Җиңү: мирасы һәм варислары» XXVIII Халыкара Раштуа мәгърифәти укуларының төбәк этабы да онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләре актив алып барыла.

Болар һәммәсе җәмгыятьнең рухи яңарышына, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында бәрәкәтле багланышлар  тагын да ныгуга ярдәм итәр дип ышанам.

Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, шатлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

 

 

Татарстан Республикасы

           Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X