Тегермәнче авылында яшәүче кадерле улым, туганыбыз Хәертдинов Илнур Риф улы 2 августта үзенең олы юбилее - 50 яшен билгеләп үтә
Табигатьнең шушы матур мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, ярдәмчел.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт булып, күтәренке кәефтә туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, кадерлебез!
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык белән узсын һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың.
Нет комментариев