Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа елның беренче көнендә үк, 1 гыйнварда, кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз Илгиз Рафик улының, улыбыз, абыебыз Илшат Илгиз улы КАЮМОВЛАРның гомер бәйрәмнәре –юбилейлары.

01 января 2019, 11:54

1037

0

0

Әтиебезгә 70 яшь тулса, абыебыз Илшатка – 50 яшь!
Әтиебез, безне үзегезгә лаеклы алмашчы итеп үстереп, дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыручыбыз сез. Бүгенге көндә дә безнең өчен зур таяныч, киңәшче булып торасыз. Әни белән мул тормышта яшәп, безнең уңышларыбызга куанып, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән озын гомер кичерергә язсын сезгә.
Абыебыз, син дә безнең тормышта зур урын алып торасың. Хезмәт сөючәнлегең, кайгыртучанлыгың, ярдәмчел булуың белән безне сөендерәсең. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, үзегез тудырган матурлыкта, муллыкта тигез гомер итүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнар исеменнән Гөлназ. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев