Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яңа Мәлкән авылында яшәүче кадерле абыебыз Фәнис Мөдәрис улы Мөдәрисовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    --, 20 май 2020 - 11:25
    572
    0
    0

    Элек Түбән Камада яшәп, соңгы елларда Яңа Мәлкәнгә кайтып, җир җимертеп “Мәлкән” хуҗалыгында җаваплы урында эшләүче абыебыз Фәнис Мөдәрисовның бик тә тырыш һәм тынгысыз булуына сокланмаган кеше юк.

    Бүген абыебызның  65 яшьлек юбилее. Без аңа барлык туганнар исеменнән ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге телибез. Сания апа белән пар канатлар булып, кызларыгыз Лилия белән Айгөлнең, кияүләренең, оныкларының ихтирамын тоеп, муллыкта, тигезлектә гөрләшеп озак еллар гомер кичерергә язсын. Абыкай, син безнең өчен бик тә кадерле, яратабыз сине! Җиңгәчәйгә ышанычлы тормыш юлдашы, кызларыңа искиткеч әти, бәхетле бабай да син!

    Иң зур теләгебез шул – бәхет-шатлыкларга төренеп, бер-беребезнең уңышларыбызга сөенеп, аралашып яшик әле!

    Барлык туганнар исеменнән сеңлең Флүрә.

    Тулырак язманы “Минзәлә”-”Мензеля” газетасының 22 май санында укырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: