Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Тәкыя Тәлгать кызы Ибраһимова 1 августа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

01 августа 2019, 09:26

791

0

0

Яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Тәкыя Тәлгать кызы Ибраһимова 1 августа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Безнең өчен өзелеп яшәгәнегез өчен сезгә тирән рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,

Синең белән туган йорт ямьле.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев