Мензеля
  • Рус Тат
  • “Җидегән чишмә”гә тап төшертмәм

    Бу юлларны язарга мине туганнан туган абыем Рәис сорады, аңа 78 яшь, сәламәтлегедә чамалы. Әйтте:"Тормыш хәлен белеп булмас, сиңа әйтеп каласым килә, ындыр табагындагы хәлләр аның күз алдында булган һәм Габбасов абый шундый кешене харап итә язды бит дип. Тагы бер сәбәп мине бу язмага этәрде, ул да булса Габбасов...

    Бу юлларны язарга мине туганнан туган абыем Рәис сорады, аңа 78 яшь, сәламәтлегедә чамалы. Әйтте:"Тормыш хәлен белеп булмас, сиңа әйтеп каласым килә, ындыр табагындагы хәлләр аның күз алдында булган һәм Габбасов абый шундый кешене харап итә язды бит дип. Тагы бер сәбәп мине бу язмага этәрде, ул да булса Габбасов абыйның кодагыйларының берсе 2010 елларны шигырьләр яза башлаган. Шигырьләре матур һәм хикәяләре дә күренгәли. Менә шул Сабитова Әнисә "Җидегән чишмә"нең язу тарихында язган. Яза: "Гомәр Бәширов килә иде Акчишмәгә һәм туктый иде Җәмил Габбасовлар өендә дип. Бу инде чи ялган, чөнки Гомәр абый бездә туктый иде, җәй белән кырларга, урманнарга чыга иделәр, чишмә буйларында чәй кайнатып эчәләр иде. Бу турыда Гомәр абый 1960 елларда "Азат хатын" журналында бастырган иде. Кызганыч, журнал бездә сакланмаган, берәр музейда табарга булыр иде.

    Мин бу язмам өчен Җәмил абыйның балаларыннан гафу үтенәм, мәктәп елларында аның улы белән дус булдык. Эндәшмичә кала алмый, чөнки рәис Габделбәрне бөтен халык хөрмәт иткән - ул минем әти, Ә Рәхимов абый әтинең апасының ире булган.

    Мин сугыш чоры баласы. Туып үскән авылым - табигатьнең иң гүзәл җирендә Урал тауларының итәгендә урнашкан. Аның исеме Акчишмә, ә төгәлрәк әйткәндә ул җидегән чишмә буенда урнашкан. Авылның гүзәллеге Гомәр абый Бәшировның "Җидегән чишмә" җырында моңга салынган. Үткән гасырның 50-60 елларында Гомәр абый безнең авылга килә иде. Безнең авыл табигате белән генә түгел, бик яхшы күңелле, эшчән кешеләре белән мактаулы булды. Авылда барысы 25-30 йорт булса да, ул аерым колхоз булып 1955 елларга кадәр яшәде. Иң авыр елларда да безнең халык ачлыкка, ялангачлыкка дучар булмады. Яшерен батырын түгел 40нчы елларда күп колхозларда халык туйганчы ашый алмады. Колхозчыларга көзге урып-җыюлар беткәч, 1 хезмәт көненә 100-300 грамм икмәк бирәләр иде, ә бездә 3-6 кг бирәләр иде. Авылда сыер җигү яки өшегән бәрәңге кәлҗемәсе ашаучы булмады. Язын күрше авыллардан килеп, безнең бакчалардан көздән җыелып бетмәгән өшегән бәрәңге җыялар иде. Авыл халкының ачлыкка дучар булмыйча яшәвендә колхоз рәисе Фәхриев Габделбәр улының өлеше зур дип уйлыйм. Ул эшне оештыра белгән, мәрхәмәтле, киң күңелле кеше иде, йомыш белән килгән бер генә кешенедә буш кул белән кире борып җибәрмәде. Якын тирәдәге авыллар арасында безнең кечкенә авылда беренчеләрдән булып су тегермәне төзеделәр. Авылда трубалар аша чишмә суын керттеләр,Ильич лампочкалары кабыздылар. Менә шундый авылдагы матур тормыш кемгәдер тынычлык бирми, саруын кайната. 1940 елларның соңгы елларында, икмәк суккан вакытта ындыр табагына вәкил Габбасов Җәмил председатель Габделбәр Исмәгыйль улын кулга алып төрмәгә алып китәргә килә. Сәбәбе - рәис икмәкне әрәм итәргә юл куя, кешеләргә тарата һәм малларга ашата имеш. Халык бу башбаштаклыкка юл куймый, тарткалаша башлыйлар, ыгы-зыгы барганда райком секретаре Авзалов бер иптәш белән килеп җитәләр. Мондагы гауганың алар төп сәбәбен белеп рәисне яклап чыгалар. Аңлаталар бу упольномоченныйга, колхозның хөкүмәт каршында бурычы юк, икмәкне, итне, сөтне һәм налогларны вакытында түли. Халыкның тук тормышы ул коммунистлар партиясенең программасы. Шулай итеп авыл җитәкчесен бирмиләр, алып киткән булсалар нәтиҗәсе бик зур фаҗигалы булыр иде.

    Кем соң ул уполномоченный Габбасов Җәмил? Ул 30-40 елларда Акчишмә авылында үз йорты белән яши, эшли. Ютазыда, район үзәгендә ниндидер чиновник вазыйфасын башкара, шыпырт кына "халык дошманнарын" эзәрлекли, хәтта Ватан сугышына да бармый, халык дошманнары белән көрәшә. 1937 елда ул урак вакытында Баланлы исемле авылга җыелыш үткәрергә килә. Көн матур колхозчылар тырышып икмәк уралар, ә ул аларга көндез авылга кайтып җыелыш үткәрергә әмер бирә. Шунда авылның Рәхимов дигән кешесе әйтә: "Җәмил көн бик әйбәт, әйдә кичкә кадәр эшлик, ә җыелышны кич белән авылга кайткач ясарбыз." Юк, Габбасов кичкә калмый, кайтып китә һәм районда НКВДга әйтә, шул кеше җыелыш ясарга каршы төште дип. Шушы төндә Рәхимовны килеп алып китәләр һәм гади авыл кешесеннән халык дошманы ясыйлар, алты баласы чирле хатыны белән кала. Шул китүдән Рәхимов абый кире кайтмый, сугыш башланган елларда, бу балаларның әниләре дә үлә. 2 кечкенә баланы детдомга урнаштыралар, зурракларын күршеләре ташламый, колхозда ярдәм итә. Сталин үлгәч Рәхимов абыйның гаебе юклыгы билгеле булды, әмма аның кабере билгеле түгел. Рәхимов абыйның 1929 елгы улын армиягә дә алмадылар, халык дошманы баласы дип... Элек армиядә хезмәт итү зур горурлык иде бит. Әнвәр абый гомер буе гарләнеп яшәде, кеше сыман армиядә дә хезмәт итә алмадым дип. Фәхриев Габделбәр Исмәгыль улы 1912 елда туган, 1929 елда юллама белән ДнероГЭСны төзергә җибәрәләр атлы арба белән. Аннан кайткач авылда бригадир һәм сугыш башланыр алдыннан колхозда аны рәис итеп сайлыйлар. 1941 елның август аенда үзе теләп сугышка китә, декабрь аенда Мәскәү өчен хәлиткеч көрәштә авыр яралана һәм Гитлер бүләген йөрәгендә алып кайта. 1942 елның җәендә кире колхозны җитәкли. Минем беренче укытучым Яркәева Асия апа Габделбәр абыйны Аллаһ саклаган, халыкны ачлыктан коткарып калыр өчен дип әйтә иде. 1950 еллар уртасында колхозларны берләштерә башладылар, зур мәйданлы җирләрне техника белән эшкәртергә уңайлы булачак дип.25-30 хуҗалыгы булган Акчишмә колхозы берничә йөз хуҗалыклы колхозларны тарта алмады. Кушылган хуҗалыкка НКВД куштаны Габбасовны куйдылар.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: