Мензеля
  • Рус Тат
  • Әтием сугыш чоры баласы

    Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми... Минзәлә районы Тупач авылында туып үскән Рәис Харисовны да күп сыный ул. Ләкин авылда балта остасы, урман кисүче, алдынгы чәчүче, бер эштән дә курыкмаучы Харисның улы авырлыклар алдында сыгылып төшми. Дуслары, туганнарының ярдәме белән үзенә килгән кайгы-хәсрәтне җиңә-җиңә,...

    Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми... Минзәлә районы Тупач авылында туып үскән Рәис Харисовны да күп сыный ул. Ләкин авылда балта остасы, урман кисүче, алдынгы чәчүче, бер эштән дә курыкмаучы Харисның улы авырлыклар алдында сыгылып төшми. Дуслары, туганнарының ярдәме белән үзенә килгән кайгы-хәсрәтне җиңә-җиңә, хезмәттән тәм табып яши ул.

    Бабам Харис һәм әбием Фәрхиҗамал гаиләсенә 1941 нче елның апрель ае зур кайгы китерә. Аларның 5 яшьлек Камил исемле сабыйлары язгы ташу вакытында салкын суга батканнан соң, каты авырый башлый. Күп тә үтми, сабый, авыруын җиңә алмыйча, якты дөньядан китә...

    1941 нче елның ямьле яз иртәсендә (2 маенда) әтием туа. Бабам Харис һәм әбием Фәрхиҗамал тыныч кына ике малай үстереп ятканда... Сугыш...

    Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

    Әбием, Фәрхиҗамал, бала югалту хәсрәтеннән айный алырга да өлгермичә, тагын сугыш дигән хәсрәт эченә чума... Ирен сугышка озатканда Мөдәррис улына 2 яшь, Рәис улына 2 ай гына була...

    Әбием, "уф, алла арбасы" на ике баласын утыртып, бер көн дә калдырмыйча, эшкә йөргән. (200-250 грамм ипи бирә торган булганнар) Балалары ачка үлмәсенгә, ипине юешләп марляга төреп бала авызына каптыра торган булган...

    1943 нче елның ноябре... "Сугыш кырында батырларча һәлак булды" дигән кара мөһерле язуны алу әбием өчен бик авыр була. Инде нишләргә? Ачлык, суык.... нинди генә авырлыклар килмәсен, әбием бирешмәгән...

    ...Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшеп яшәсен иде...

    Әтием үсә төшкәч, әби белән эшкә йөргән. Ипи арасындагы эт эчәгесе үләнен җыеп, "уф, алла арбасы" белән печән әзерләгәннәр. "Ачы кукы, кәҗә сакалы, кәлҗәмә, юа... безнең туклану ризыгыбыз", - дип искә ала әтием.

    Еллар артыннан еллар уза... әти тәрбиясеннән мәхрүм булып үскән малайлар, типсә тимер өзәрдәй көчле ир-егетләр булып үсеп җитешәләр...

    ...Әтием, 1960 нчы елны военкомат аркылы шоферлыкка укырга керә. Шул ук елны, 11 нче октябрьдә армия сафларына китә. Язмыш аны Кубага илтеп ташлый. Һәр кешенең гомере - язылмаган китап, диләр. Кайгы кайгыга охшамаган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамый. Әтиемә яшерен ракета гаскәрендә хезмәт итәргә туры килә. Әбидән хатлар килми, әбием дә улыннан хатлар алмый... Әбием тагын сагыш, сагыну, көтү хисләре белән яши...

    Әй, язмыш дигәннәре, кайгы гына китерми икән бит! 1963 нче елның 27 нче декабрендә әтием исән-сау туган якларына кайта.

    "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дигәннәре минем әтием кебекләргә карата әйтеләдер, мөгаен. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр эшли ул. Өен-мучасын да сала, абзар-курасын да җиткерә.

    "Егет чагында малсыз да булма, ярсыз да булма!" Үзе уңган, үзе булган, чибәр, тырыш егеткә гашыйк кызлар бик күп була. Әмма әтием, 28 яшендә, үзенә гомер юлдашы итеп, Күгәш авылыннан, үзеннән 9 яшькә кече булган, тәбәнәк кенә буйлы, кара бөдрә чәчле, мөлаем гына Галия исемле Габделбаян кызын хатынлыкка алып кайта.

    Гомере буе "әти" дип дәшәргә хыялланып яшәгән әтием, 1969 нчы елның октябрендә, үзе әти була. Гаиләгә шатлык өстәп, бер-бер артлы биш кыз дөньяга килә.

    Дөньясы түгәрәкләнгән әтием гел тырышып эшли. Нинди генә эшкә алынса да, аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Урман кисә, утын кисә, печән чаба, язгы чәчү эшләрендә гел беренчеләр рәтендә...Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Шундый уңган ир белән балалар үстерүнең авырлыгын сизми әнием. Әмма шулай да, без әти-әниебезнең биш шатлыгы да, биш кайгысы да булганбыздыр кайчакта. Без үскәндә күпме борчылулар күргәннәрдер. Инде аларга барысы өчен дә рәхмәт яусын, безне үстереп зур тормышта дөрес юл күрсәткәнгә! Без үскәндә безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук булды. Киясе килгән киемне, ашыйсы килгән әйберне ашап үстек. Әти-әниебез үрнәгендә үзебез дә эш сөючән балалар булып үстек. Хәзер инде без бишебез дә биш якта, кунак кына булабыз әти-әни янында. Үзебез инде әниләр булдык, зур апаларым әбиләр.

    Бәйрәмнәрдә җыелганда без әти-әниебезнең кызлары-кияүләре, онык-оныкчыклары, яшь килен-кияүләре - барлыгы егерме сигезгә тулабыз.

    Әтием һәм әниемнең тагын бер асыл сыйфатлары - кешеләргә ярдәмчел, игелекле булуларында. Шуңадыр инде безнең өйдә гел кунак. Чыбык очы туганнар да безгә, якын туганнар кебек.

    Тынгы белмәс әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Ике инсульт кичерүенә карамастан, маллар тота, һаман тырыша. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", дип яши бирә.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: