Мензеля
  • Рус Тат
  • Үземнең Минзәләдә укуым белән горурланып яшим

    Тәрбия мәсьәләсендә вакыт төшенчәсе юк. Берәүләр тәрбия эшен бала туганчы тугыз ай алдан башларга кирәк, дип язса, икенче берәүләр тәрбия-иман бишек җырлары белән сеңдерелә, дип фараз кыла. Өченчеләр исә, әдәп-әхлак ана сөте белән тапшырыла, дип нәтиҗә ясый. Ләкин ничек кенә булмасын, инсаф, намус орлыклары нарасый күңеленә кайчан гына кереп урнашмасын,...

    Тәрбия мәсьәләсендә вакыт төшенчәсе юк. Берәүләр тәрбия эшен бала туганчы тугыз ай алдан башларга кирәк, дип язса, икенче берәүләр тәрбия-иман бишек җырлары белән сеңдерелә, дип фараз кыла. Өченчеләр исә, әдәп-әхлак ана сөте белән тапшырыла, дип нәтиҗә ясый. Ләкин ничек кенә булмасын, инсаф, намус орлыклары нарасый күңеленә кайчан гына кереп урнашмасын, теләк бер генә: тапкан балаларыбыз ил-көнне кинәндерерлек, туган кавемен сөендерерлек чын Кешеләр булып үссен! Һәм, билгеле, әнә шул нәни җан ияләрен гыйлемле-тәрбияле, затлы-зыялы чын кешеләр итеп үстерү - ата-ананың да, мәктәп-мәгариф учакларының да төп бурычы, төп максаты.

    Күңелдән сагынам "тоткынлыгымны" - мәктәбемне мин,

    Нигә соң үстем инде һәм дәү булдым инде, дим?

    Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?

    Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?

    - дип язган Тукаебыз "Гомер юлына керүчеләргә" исемле шигырендә, үзенең кечкенә Апуш булып йөргән вакытында "тоткынлык" дип бәяләгән мәктәп елларын исенә төшереп, сагынып.

    Чынлап та, һәммәбезгә дә таныш ләбаса, укытучы тарафыннан кызыклы итеп оештырылмаган дәресләр - көчкә чыдап утырган тоткынлык сәгатьләре, газап минутлары. Ә инде үз һөнәрен дөрес сайлаган, фәнен һәм балаларны яратып эшләгән мөгаллим дәресендә бала "кайчан кыңгырау шалтырар да, кайчан дәрес бетәр", дип утырмый. Ул кырык биш минутның үткәнен сизми дә. Дәрес аңа җитми кала. Икенчесен зарыгып көтә һәм бу фәнне бөтен күңелен биреп укый.

    Минем уемча, нәкъ менә шундый үзен дә, фәнен дә яраттыра белә торган укытучыларны педагогика уку йортлары, бигрәк тә, педагогика көллиятләре әзерли.

    1962 ел. Безнең буынның сигезенче классны тәмамлаган елы. Кая барырга? Укуны урта мәктәптә дәвам итәргәме, әллә училище-техникум ише җиргә керергәме? Мин, әткәй-әнкәй киңәшен тотып, әнкәем укып тәмамлаган Минзәлә педучилищесын сайлыйм. Ул елларда (аннан соң да, хәзер дә, дип өстик) Минзәлә педучилищесының даны ай-һай югары чагы! Мәктәп директорлары Минзәлә педучилищесын тәмамлаган егет-кызларны биш куллап, алай гына да түгел, алдан ук хат язып сорап, чакырып эшкә алалар. Чөнки училище, укытучы һөнәре өчен иң мөһим булган уку-укыту методикасын, психология, педагогика фәннәрен тирән үзләштергән, әдәп-әхлак ягыннан да авыл һәм мәктәпләрнең йөзек кашы булырдай яхшы мөгаллимнәр әзерли.

    Ул вакытта Минзәлә шәһәре үзе дә безнең аңыбызда һәм күз алдыбызда Әби патша салдырган тимер челтәр күперле, акшарланып тезелеп киткән кирпеч йортлары, таш түшәлгән урамнары, тагын башка яклары белән дә тарихка теркәлгән тирә-юньдәге иң зур кала иде бит.

    Без исә, унбиш-унсигез яшьлек үсмерләр менә шушы ак калада, герой-шагыйрь Муса Җәлил укыган (Бөек Ватан сугышы елларында Курск өлкәсенең Марьино хәрби-политик училищесы Минзәлә педучилищесы бинасына килеп урнаша. 1942 елда анда Муса Җәлил дә укый.) училищеда, ул йөргән эзләргә баса-баса гыйлем эстибез. Әйтәсе һәм, хәтта, ишетәсе сүзләрне дә дәфтәр битләренә теркәп, үткәреләсе дәресләребезнең эчтәлеген язабыз, планнарын төзибез, класс алдына басып дәресләр бирәбез. Һай, ул дулкынланулар, тырышулар!.. Күңелләрнең иң хисле, тойгыларның иң көчле, күргән-белгәннең иң сеңдерешле чагы шул. Училище, техникум кебек уку йортларының балаларның сәләтен ача белү осталыгы, аларны тормышка әзерлеклерәк итеп чыгаруы - нәкъ менә шушы яшь үзенчәлеге белән дә бәйледер мөгаен.

    Училище тормышы кайнап тора. Музыка уен коралларында өйрәнү; җыр-бию, физкультура ярышлары; китапханә, уку заллары; мәктәпләрдә пионервожатый булып эшләү, билгеләнгәннәренә шефлык итү; шәһәр буенча үткәрелгән төрле чараларда актив катнашу, көз кергәч колхоз-совхозларга урып-җыю эшләрендә булышу, гомумән, ил-халык гаме белән яшәү... Мәсәлән, дүрт ел уку дәверендә безнең арадагы бик күпләр берничә тапкыр донор булды. Башка төркемдәге бер укучы Минзәлә хастаханәсенә авыр хәлдә китерелгән авыруга үзенең тән тиресен бирде. (Бу хакта "Коммунизм таңы" газетасына зур булмаган мәкалә дә язган идем, хәзер ул батыр кызның исем-атын хәтерләмим).

    Җыр-музыка дәресләрен, башкаланың үзеннән килеп, танылган композитор Әнвәр Бакировның укытуы да - училище өчен олуг дәрәҗә булды. 1965 елның язында, аның җитәкчелегендәге бер төркем укучылар Арча педагогика училищесына кунакка бардык. Кайтышлый Казанда, Татарстан Язучыларының ул вакытта Бауман урамындагы 19 нчы йортка урнашкан Габдулла Тукай исемендәге клубында чыгыш ясадык. Бу сәфәребез фронтовик шагыйрь Нур Баянның 60 еллык юбилеена багышланган иде. Әнвәр абый Бакиров Нур Баянның байтак шигырьләренә көй язган. Без шул көйләрне хор белән дә, аерым-аерым да өйрәнеп, Казан тамашачысына, язучы-шагыйрьләргә ирештердек. Бер уңайдан, композитор Әнвәр абый Бакировның минем "Ямьле безнең Минзәләбез" исемле шигыремә көй иҗат итеп, ул җырның Минзәлә сабантуенда (билгеле башка җырлар белән берлектә) мең кешелек хор белән башкарылуын да әйтеп үтәргә кирәктер. Ул җыр, ноталары белән Минзәләнең "Коммунизм таңы" газетасында да, "Социалистик Татарстан" (бүгенге "Ватаным Татарстан") исемле үзәк газетада да басылды. Шул ук елның көзендә Казанда, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән "Башлап язучылар семинары"на да җирле газета тәкъдиме белән делегат булып катнаштым. Кыскасы, язучы булып китүемдә Минзәлә шәһәренең дә, педучилищеның да тэсире зур булды.

    Гомумән, укыган елларымда гына түгел, ахырдан да, дөресрәге, гомерем буе мин үземнең Минзәләдә укуым белән горурланып яшим. Әле менә 70 яшем тулган көннәрдә, моннан 55 ел элек килеп белем алган Минзәләмнең Муса Җәлил исемендәге көллиятендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли кадрлар әзерләү үзәге белән берлектә минем иҗатка багышланган "Әдәби туган як" республика фестивале үткәрүе - әйтеп бетергесез зур күңел күтәренкелеге бирде.

    Тагын да сөендергәне республикабызның төрле почмакларыннан килгән, биш яшьлектән башлап унсигез яшьлекләргә кадәрге йөзләгән баланың, балалар бакчалары тәрбичеләре, укытучыларының да ачык дикция, көр тавыш, зур осталык белән саф татар телендә шигырьләремне, поэма, балладаларымны укуы; сәхнәләштерелгән җырлы-биюле чыгышлары булды. Халкымның берсеннән берсе сәләтле, талантлы буынын күреп күңел шатланды. Ана телебезнең тәмен тоярга, ләззәтен татырга өйрәткән тәрбиче-мөгаллимнәргә, ата-аналарга, кунакларга җылы түрен биргән көллиятемә зурдан зур рәхмәт! Мондый фестивальләр, очрашулар милләтебезнең затлы-зыялы вәкилләрен тәрбияләү, туган телебез тирәсендәге бушлыкны тулыландыру чарасы да бит әле.

    Рәхмәт,көллиятем! Зур тәрәзәле якты, чиста бүлмәләрең безгә биргән җылылыкны башкалардан да җәлләмәсен. Буй-сыныңа сеңгән аклык-пакьлек балаларың күңелен даими яктыртсын. Кыш өстендә чәчәк аткан гөлләрең талибәләреңнең матур киләчәгенә ишарә булсын!

    Куанычымның тагын берсе - иң кыйммәтле байлыгыңны - эшләрен җиренә җиткерү өчен җанын ярып бирергә әзер мөгаллимнәреңне күрү булды. Без укыганда җитәкчелек иткән, олысында-кечесендә тирән ихтирам казанган Илиодор Борисович Уткин дилбегәсе Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов кулында. Һәр кайсы дөнья бәясе торырлык Н. И. Тальдаева, М. Г. Гарифуллин, С. Ә. Акчурина, С. М. Маликов, Ф. Л. Әхмәтхуҗина-Уткина, Сания һәм Ясәви Һадиевлар, Флера һәм Васил Һадиевлар, Хәния һәм Рифкать Вәлиев һәм башкаларны Г. М. Гыйләҗетдинова, Г. Ф. Талипова, И. М. Хәйруллина, А. Ф. Гыймадиева, И. М. Галиевалар алыштырган. Зур коллективның бер өлешен тәшкил иткән әлеге татар һәм рус теле белгечләре бердәм, җитез, сайлаган һөнәрләренең осталары!

    Бүгенге көндә зур сынау алдында калган әлеге мөгаллимнәргә зирәк сабырлык, сәләтле укучылар гына түгел, баласының киләчәген колачлы итеп күрә белгән, үзенең ана телен газиз күреп яраткан, дәүләт теле буларак татар теле белән санлашкан, акыллы фикер йөртә белүче ата-аналар да телим!

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: