Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность на дороге

Юл кагыйдәләрен яхшы өйрән

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе...

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Бу өлкәдә безнең, Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасы, бик актив эш алып бара. Тәрбиячеләр юл кагыйдәләренә багышланган автор уеннарын ясадылар. "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!", "Билгеләрне урнаштыр", "Юл кагыйдәләре" лепбугы, 'Дүртенчесен әйт!", "Кайсы билге югалган", "Светофор"һ.б. Бу уеннарны без төрле шөгыльләрдә кулланабыз. Балалар дидактик уеннар белән бик кызыксынып уйныйлар.

Шулай ук төрле акцияләр уздырабыз. "Сак бул, бозлавык", "Киемдә яктылыкны кире кайтаручы" һ.б.

Уртанчылар төркемене тәрбиячесе - Ахметдинова О. В. ата-аналар һәм балалар белән берлектә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" буенча уен- викторинасы үткәрде. Кичәдә ата-аналар куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалаучысының җитәкчесе Н.Ю Железкованың видео сорауларына җавап бирделәр, "Пазл җый" , "Светофор" интерактив уены, һ.б. уеннарда бик актив катнаштылар. Сабыйлар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын әти-әниләре алдында ясаган чыгышларында чагылдырдылар. Алар кечкенә генә булуларына карамастан, юл кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бакчада "Без-җәяүчеләр" рәсем күргәзмәсе оештырылган иде, гадәттәгечә барысы да бик актив катнаштылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"