Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

2018 елның 4 маенда чыккан "Минзәлә" газетасында бастырылган бер язмагызга кайтаваз

17 номерлы "Минзәлә" газетасында Михаил Коноваловның "Алар һаман да истә" мәкаләсе Сарман һәм Казан якларына да бер якты моң булып барып иреште.

Чөнки автор анда дөньялыктан бик иртә киткән 3 абруйлы шәхесләрне, дусларын сагынып искә ала. Араларында безгә якыны – энебез Сабитов Нәфис Мотыйгулла улы. 18 ел элек аяусыз үлем аны арабыздан алып китте, ә югалту сагышы хэзер дә йөрәк түрендә. Мәкаләне кат-кат укыдык, энебезне, безнең кебек сагынып, яратып искә алучылар булуына куандык.

Әйе, Нәфисебез керсез күңелле, ярдәмчел, якты кеше иде. Тормышы, ни аяныч, аткан йолдызга тиң булды. Алабуга педагогик институтны тәмамлап, ул тормыш иптәше Мәйсәрә белән Сарман районы Петровка Завод авылында урта мәктәптә хезмәт юлын башлады. Тиз арада мәктәпне җитәкләп тә алып китте. Язмыш аларны Минзәлә ягына алып китте, ә Петровка халкы хәзер дә Нәфис Мотыйгуллович белән Мәйсәрә Рифовнаны яратып искә ала. Аның кинәт үлүен дә авыр кичерде.

 Кайда гына эшләсә дә, энебез эшкә җанын-тәнен биреп эшләде. Тормышны, матурлыкны, кешеләрне яратты. Йөрәгендә гаиләсенә генә түгел, әти-әнигә дә, без - өч апасына да, туганнан-туган эне-сеңелләренә дә, дусларына, хезмәттешләренә дә урын җитешле булды. Һәркемнең хәлен белергә, ярдәм кулы сузарга җитешә иде.

 Бүгенгәчә энебезне онытмаган, якты хатирәләрне яңартып торган дусларына, бигрәк тә Михаил Григорьевичка рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә исән-саулык белән кызыклы озын гомер кичерергә язсын, юлларыгызда Нәфисебез кебек матур күңелле кешеләр тагы да очрап торсын, яратканнарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын.

 

Сарманнан Дания  Якупова (Сабитова),

Казаннан Рузилә һәм Клара апалары

 

-- 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев