Минзәлә
  • Рус Тат
  • Батырлар көрәштә туа

    Районда бу арада татарча көрәш бәйгеләре уздыру модага кереп китте.

    10 мартта Иркәнәш, 13 мартта Урыс урта мәк­тәбенең спорт залында 1994 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында та­тарча көрәш буенча шәх­си һәм команда беренче­легенә ярышлар булып узды. Аның беренчесе Иркәнәш авыл җирлеге призына булса, икенче­се "Чулман" агрофирма­сы призына үткәрелде. Әлеге ике бәйгедә дә 12 командадан 80 нән артык яшь көрәшче катнашты. Көрәш ярышларының нәкъ менә Иркәнәштә, Урыста уздырылуы оч­раклы хәл түгел. Әле­ге җирлекләрдән бөтен республикага танылган көрәшчеләр чыккан. Фрил Әхмәтов, Мәүләветдин Закиров, Марат Харисов һәм башкалар. Газета укучылар суы, табигате шундыйдыр, диярләр. Хикмәт анда гына түгел. Әлеге җирлекләрдә мәк­тәп бусагасын атлап керү белән малайларның би­ленә сөлге салалар. Ара­ларыннан өметлеләрне күреп сайлап ала, сәләт­ләрен үстерә белә торган Фәнияр Гәрәев, Ринат Имаметдинов кебек оста­злар бар ике җирлектә дә. Атказанган спорт оста­лары, кумирлары бар бу авыллардагы малайлар­ның. Аларга охшарга ты­рышып шөгыльләнәләр, осталыкларын елдан-ел арттыралар. Менә шуңа да һәр ярышта алар җиңә, алар батыр кала.

    Традиция буенча бәй­гене иң кечкенәләр, 28 килограммга кадәр авыр­лыктагы көрәшчеләр башлап җибәрделәр. Ор­чык хәтле генә малайлар­ның бөтерелә-бөтерелә бил алышуы берәүне дә битараф калдырмады инде. Араларында Дани­яр һәм Данис Гәрәевләр, Рузил Хәбиров, Фәнил Сәйфиев, Илшат һәм Илгиз Галимовлар кебек чын батырларча күтәреп алып сала белә торган­нары да шактый. Көрәш алымнарыннан ук кайсы укучының нинди мәктәп­тән икәнлеген, кем кул астында шөгыльлән­гәнлеген шәйләп була. Кул-аяклары авыртудан, җиңелү ачысыннан күз яшьләренә кадәр бәреп чыкса чыга, көрәшүләрен дәвам итә малайлар. Чын батырлар шулай туа, ныгый инде. Хәер сөлге тотып келәм уртасына чыгу үзе зур батырлык бит.

    Иркәнәштә үсмер егет­ләр белән беррәттән Сә­ рия Гыйльметдинова да көрәште, чирек финалга чыгам дип көрәшкәндә кулын сындырды. Ә менә Урыс авылындагы ярыш­ларда Хуҗәмәттән Данир Талипов белән дә шун­дый хәл булды.

    Иркәнәштә команда­лар арасында Иркәнәш командасы беренче урынны алды, Хуҗәмәт - икенче, Урыс өченче урын белән канәгатьлән­де. Урыста узган бәйгедә Урыс командасы берен­че урынга лаек булды. Хуҗәмәтлеләр бу ярыш­та да икенче урынны яуладылар, ә менә ир­кәнәшлеләр командасы өченче урынга калды.

    Реклама

    Иркәнәштә узган ярышка район Советы депутаты


    Равил Миңнехуҗин 30 мең, Равил Шәкүров 2 мең һәм башка эшмәкәр­ләр Илдар Хамматов, Ма­рат Фазлыев, Мирфаяз Мирзаянов, Разиф Кара­мов, Рөстәм Шәрәфетди­нов, Ягъфәр Хафизов яр­дәм күрсәттеләр. Ә менә "Чулман" агрофирмасы призына үткән көрәштә көрәшчеләрне бүләкләү өчен Наил Хәйруллин 10 мең сум акча һәм бер зур сарык, Марат Хари­сов тузан суырткыч бир­деләр. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Урыс мәктәбендә узган көрәш бәйгесендә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: