Минзәлә
  • Рус Тат
  • Байлар бакчасы киңәя

    Бүгенге көндә Тауасты Байлар балалар бакчасына 20 бала йөри, шуларның 14 е - Минзәләдән.

    Мәктәп бинасына урнашкан бу балалар бакчасында тагын бер төркем ачу мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә "Лига" ҖЧҖ (Н.Степанов) эшчеләре өстәмә бүлмәләрне ремонтлау белән мәшгуль. Барлык эшләр төгәлләнгәч, яңа төркемгә 1,5-7 яшьлек тагын 15 бала кабул итәчәкләр. Димәк, Минзәләдә бакчага чират көтүче балалар саны шул санга кимиячәк, дигән сүз. Биредә занятиеләр татар телендә алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: