Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бер генә җавап килде

Алдагы саннарыбызда “Минзәлә эрудитлары, берләшегез” дигән исем астында Дөнья чемпионаты уңаеннан футбол тематикасына кагылышлы сораулар бастырган идек.

Әллә укучыларыбызга футбол темасы бик якын түгел, әллә сораулар авыррак булды, әмма җавап бирүче берәү генә булды (әйтергә кирәк, дөрес итеп) – Айзилә Мулләхмәтова.
Җаваплар: 
1)“Оле-оле” сүзе үзе испан теленнән, ә менә испаннарга ул гарәпләрдән алар Испанияне яулап алган вакытта кергән һәм тамыры белән “Валлаһи” яисә “Аллаһ” сүзенә барып тоташа.
2) Владимир Высоцкий  Лев Яшин хөрмәтенә җыр язган.
3) Мәскәүдән Һималайларга кадәр иң яхшы футболист дип фанатлар Ринат Дасаевны атаганнар.
Бу – соңгы сораулар түгел. Алга таба төрле фәннәргә (тарих, физика, биология һ.б.) һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле кызыклы сораулар тәкъдим итәчәкбез. Стимуллар да булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев