Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бүләк – дуслардан

    "Волонтер" ирекле үзәге инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Умырзая" реабилитацияләү үзәгендәге мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен "Бүләкләр - дуслардан" дигән акция үткәрә.

    Әлеге акциядә һәркемнең дә актив катнашуын сорыйбыз, анда катнашу авыр түгел: агымдагы елның 6 декабрена кадәр балалар өчен кызыклы, матур, яхшы хәлдәге китапларыгызны түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Минзәлә шәһәре, Коммунистическая урамы, 11 (элеккеге "Забота" кибете). Волонтерлар исә тупланган балалар китапларын шушы үзәккә тапшырачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: