Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өченче булдылар

    Яр Чаллының "Дельфин" йөзү бассейнында Казан, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск, шулай ук Тольятти, Ижау, Йошкар-Ола, Октябрск һәм башка шәһәрләрдән 600дән артык спортчы катнашында "Олимпиада өметләре" ("Олимпийские надежды") йөзү ярышлары булып узды.

    Ике көн дәвамында бар­ган бәйгедә Ләйлә Каша­пова йөзүнең баттерфляй төре буенча 50 м араны 44,65 секундта узып, баш­калардан бер яшькә кече булуына карамастан, 1нче урынны алып, чемпион исемен яулады.

    Реклама

    Шулай ук йөзүнең дүрт төре буенча үткәрелгән катнаш эстафетада, 2002 елда туган балалар ара­сында чыгыш ясаган Ири­на Красильникова, Камил Котдусов, Ләйлә Кашапо­ва, Арсений Миниязов, Евгений Комиссаров­лар катнашындагы Мин­зәлә җыелма командасы Йошкар-Ола шәһәренең беренче һәм икенче ко­мандаларыннан берәр секундка гына калышып, өченче призлы урынны алдылар. Яшь йөзүчеләр белән тренер Әлфир Са­фиуллин шөгыльләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: