Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өченче буын спартакиадасы

    Күптән түгел Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданың иң яхшы спорт объектларының берсендә, "Мирас" универсаль комплексында, Татарстан Республикасының "Өченче буын" II республика пенсионерлар спартакиадасының финалы узды.

    Ярышларда барлыгы 600 дән артык кеше 44 командада катнашты. Безнең район данын Ф.Григорьева, Ф.Сит-дыйков, Р.Мөбәрәкшин, Х.Гәрәев, А.Сибгатуллин, Л.Горбунова, Н.Баранова, А.Муфтахова, Р.Нәҗми-евлар яклады.

    Авыл районнары ара­сында Минзәлә коман­дасы II урынны яулады. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Ф.Григорьева - I урынга чыкты, Р.Нәҗмиев ир-егетләр арасында кросс буенча - I, Р.Мөбәрәкшин йөзү буенча II урынны яу­лады.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: