Минзәлә
  • Рус Тат
  • Чираттагы җиңү

    3-4 март көннәрендә Казанның "Батыр" спорт комп­лексында яшүсмерләр арасында гер спорты буенча ТРның шәхси-команда чемпионаты узды.

    Реклама

    Ярышларда Казан, Чистай, Ютазы, Кукмара, Арча, Минзәлә командалары катнашты. Атлетлар озын цикл буенча ике потлы гер күтәрделәр.

    Беренчелек нәтиҗәләре буенча безнекеләрдән Ил­нур Муллагалиев (63 кг га кадәр - авыл хуҗалыгы техникумы), Ренас Шәрипов (73 кг га кадәр - ИГМА), Сергей Шаронов (95 кг га кадәр - авыл хуҗалыгы техникумы) республика чемпионы исемен алдылар. Команда беренчелегендә (тренерлары Олег Пет­ров) үсмерләребез Ютазы командасына җиңелеп, IIурынга чыкты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: