Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күк йөзе аяз булсын

    Аю авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг булды. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына ветераннардан тыш җирлектәге алты авыл халкы һәм кунаклар җыелган иде.

    Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары әдәби- музыкаль композиция әзерләделәр, һәлак булган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аю авыл җирлеге башлыгы Н.Гыйльфанов, район Советы депутаты Шамил Хәкимов, "Якты юл" бүлекчәсе җитәкчесе И.Исхаков һ.б.лар җыйналган халыкны бәйрәм белән котладылар, ветераннары­бызга исәнлек-саулык, аяз күк йөзе теләделәр.

    Түбән Кама электр челтәрләре коллективы ветеран­нарга бәйрәм концерты бүләк итте. Ветераннарны хөрмәтләү бәйрәм табыны артында дәвам итте. "Ва­мин -Минзәлә" агрофирмасы ветераннарга бәйрәм пакетлары, авыл җирлеге ике сугыш ветеранына истәлекле бүләк әзерләгән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: