Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәхәсим Вәлиев: “Илнең алга китүенә сөенеч биләп алды”

    Тормыштан кызык табып, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, яңалыклар белән хәбәрдәр булып, кызыксынып торучы кешеләр аз түгел янәшәбездә. 7 февральдә дөньякүләм тарихи вакыйга - Сочидагы XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын, бүгенге көндә дә дәвам иткән Олимпия уеннарын матбугат битләреннән укып, телевидение тапшыруларыннан, Интернеттан карап-күзәтеп баручылар саны бихисап, әлбәттә. Әмма...

    Тормыштан кызык табып, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, яңалыклар белән хәбәрдәр булып, кызыксынып торучы кешеләр аз түгел янәшәбездә.

    7 февральдә дөньякүләм тарихи вакыйга - Сочидагы XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын, бүгенге көндә дә дәвам иткән Олимпия уеннарын матбугат битләреннән укып, телевидение тапшыруларыннан, Интернеттан карап-күзәтеп баручылар саны бихисап, әлбәттә. Әмма бу күренешләрне якыннан торып, Сочиның үзенә барып карасаң иде ул!!!

    Мондый адымны спорт фанатлары гына ясыйдыр һәм, әлбәттә, финанс мөмкинлекләре булганнар! Мондый шәхесләр безнең Минзәләдә дә гел юк түгел икән. Әйтик, Мәхәсим Вәлиев һәм Фаил Сабиров, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасын карарга дип Сочига барып кайтканннар. Шуларның берсе - Мәхәсим Вәлиев шушы сәяхәттән нинди тәэсирләр белән кайтуы турында безнең белән дә уртаклашты.

    -Сочидагы Олимпия уеннары ачылу тантанасын карарга бару турындагы фикер ике ай алдан туды. Дөресрәге, Татарстанның ирекле көрәш буенча федерациясе президенты Егоров Борис Михайлович тәкъдиме белән. Минем спорт яратканны белә, чыннан да, бер көрәшне дә калдырмаска тырышам. Чакырды да, барасың киләме, мөмкинлек бар, дип тәкъдим итте. Ничек барасы килмәсен инде. Бу, әлбәттә, зур сюрприз булды минем өчен. Аңа рәхмәт, шуның аркасында чын мәгънәсендә могҗиза күреп кайттым. Ни әйтсәң дә, дөньякүләм, ә кеше өчен үз гомерендә бер була торган, кабатланмас тарихи вакыйга ич бу.

    Билетларны да алдан алып куйган идек. 5 февральдә бер төркем дуслар белән Казан аэропортыннан Сочига очтык. Самолет 2 сәгать 20 минут оча, иртәнге 9ларда шунда идек. Анда безне Ринат исемле дустыбыз каршы алды. Ринат безнең якташ түгел, Кемерово татары ул. Кайчандыр бирегә килеп төпләнгән, әнисе, гаиләсе, якыннары белән шунда яшиләр. Аның үзенең кунакханәләре бар. Эшлекле, Сочида авторитетлы бизнесмен,белмәгән кеше юк аны анда, безнең өчен ачык, кунакчыл дус. Анда 4 көн булдык.

    -Сочига аяк басуга нинди халәт кичердегез? Әлеге курорт шәһәрдә күптән булган идегезме?

    -Сочида юл уңаеннан 10 ел элек булган идем, анда 400 мең кеше яши. Элеккеге Сочи белән хәзергесе арасында контраст зур. Иң беренче чиратта аэропортның зурлыгын күреп гаҗәпкә калдым, андагы хезмәт күрсәтү гаҗәеп. Бегишево, Казан аэропортлары да зур сыман, ә мондагысы бигрәк зур. Якындагы Адлер тимер юл вокзалында да үзгәрешләр күп, элеккеге бинасы бик кечкенә генә булып күренеп тора, аны бик матур итеп, зурайтып төзегәннәр. Кара диңгез портында булдык. Яр буена зур-зур җиде теплоход китереп куеп, аларда да 600-700 урынлы кунакханәләр әзерләгәннәр. Олимпия уеннары уза торган барлык объектлар тимер юл вокзалыннан ерак түгел урнашкан. Бик күп кунакханәләр калкып чыккан. Гомумән, һәр олигархның үз кунакханәсе бар.

    Сочидагы юлларга килгәндә, ике төрле дорожка ясалган: берсеннән фәкать олимпия уеннарында катнашучылар, хезмәт күрсәтүче персонал йөри. Татарстан экипажлары күп очрады, Чистай егетләре белән сөйләшеп тордым, алар мартка кадәр шунда булабыз диделәр. Волонтерлар һәр почмакта, кирәк булса, мөрәҗәгать итсәң, шунда ук ярдәмгә киләләр.

    Ачылу тантанасына барганда электричка белән бардык, шунысы бар: һәр адымда тикшерү, куркынычсызлык хезмәте гаять көчле оештырылган иде. Әкәмәт чисталык та игътибарны җәлеп китте.

    "Фишт" Олимпия стадионы 40 мең кешене сыендырган иде үзенә. РФ Президенты ачып җибәргән церемонияне 140 телекамера трансляцияләп баруы инновацион технологияләрнең нинди борылыш алуын күрсәтә.

    -Якыннан карау барыбер үзгә була, ниндидер кытыршылык сиздегезме, әллә барысы да шома бардымы?

    -Барысы да искитмәле оештырылган иде, чыннан да могҗиза кебек. Әмма кытыршылык та булды: Олимпия боҗрасы бишәү бит инде, шуларның берсе ачылып бетмәде.

    Аннары стадионның түбәсе ачылып, тамашачылар хозурына фейерверк булырга тиеш иде, анысы да барып чыкмады.

    Барыбер үзебездә олимпия үткәрелүе горурлык инде ул, ил өчен. Бөтен дөнья бу уеннарны Россиягә ышанып тапшырган бит! Күпме акча тотылуы мөһим түгел. 7 ел эчендә шулкадәре зур эш башкару, объектлар төзү, бөтен дөнья спортчыларын җыю үзе ни тора! Бездән соңгы буын өчен дә горурлана торган, әһәмиятле урын ул! Олимпия уеннарының бездә үткәрелүе Россиянең мөмкинлеген, спортка булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Күреп торабыз, РФ Президенты Владимир Путин кем белән сөйләшсә дә Россиянең киләчәге турында аңлатып, сөйләшеп туймый. Ил җитәкчелеге 20-30 ел алга план төзеп, перспективаны күздә тота. Без, гади халык, күп нәрсәне аңлап та бетермибездер. Халыкка аңа тормышның бүген яхшы булуы кирәк.

    -Сочи халкы турында нәрсә әйтер идегез?

    -Сочи халкы Олимпиада узгач нишләрбез дип уйлана. Аларда кыш буена кунакханәләр буш, сәүдә юк. Барысы да уен зонасы ачылуына өмет итәләр, шуның хисабына бюджетларын арттырып яшәмәкчеләр. Владимир Путин шушы көннәрдә Сочи төбәгендә гаиләләр белән ял итә торган курорт зонасы ясыйбыз, диде.

    -Барырга теләүче гаиләләр җыелыр дип уйлыйсызмы?

    - Моңа әле безнең менталитет комачаулык итә, без моңа әзер түгел дип уйлыйм. Россиялеләрнең күбесе чит илгә чыгып ял итә бит, яртысы чит илгә барып кайтты, яртысы монда да яхшы ял итә. Хәер, хезмәт күрсәтү өлкәсен җайга салганда монысы булырга да мөмкин. Безнең таләпләр көчлерәк хәзер. Туризм бездә үсеп китә алмый, чөнки бәяләргә карата хезмәт күрсәтү дә тәңгәл килергә тиеш. Бездә кеше ял итә торган урыннарда, гадәттә, тизрәк шушы мөмкинлектән файдаланып калырга, кешене "саву" максаты белән эшлиләр. Сочида да туклану бәяләре бик очсыз түгел: әйтик, бер стакан чәй - 80, бер кечкенә шоколад 150, булочка белән сосискадан торган ход-док дигәне 250 сум тора. Җиләк-җимеш ягы булса да, аларының да бәяләре очсыз түгел.

    -Берәр спортчы яисә берәр танылган шәхес белән сөйләшеп тору мөмкинлеге тумадымы?

    -Юк, андый мөмкинлек табылмады. Тантаналы ачылуны карау да минем өчен зур бәхет. 20.14 сәгатьтә башланган чара 3 сәгатькә якын барды. Дөрес, анда бару гади түгел. Билетлар алу, бару-кайту, аннары билетларның хаклары да "тешли" торган. Тантаналы ачылуга билет бәяләре 10 мең сумнан башлана дигәннәр иде, андый бәя күрмәдек, минем билет, мәсәлән, 50 мең сумлык иде. Моннан да кыйммәтрәк бәягә дә булган билетлар, урынына карап 550 мең сумга кадәргеләре дә бар, диделәр.

    -Дүрт көнегезне ничек үткәрдегез?

    -Үткәне сизелмәде дә. Шәһәрне карап йөрдек. Дагомыста казак хуторына мунчага алып бардылар, анысы 40 мең сумга төште...

    Менә шундый матур, искитмәле тәэсирләр белән, балаларга, оныкларга, якыннарыбызга Олимпия истәлеге булыр дип бүләкләр алып, үзебезнең Казанга кайтып киттек.

    -Кайтканда нинди хисләр биләп алды үзегезне?

    -Күңелне горурлык, Сочиның, илнең шулай алга китүенә сөенеч хисләре биләп алды.

    Сочи Россиянең йөзек кашындагы иң кыйммәтле мәрҗәне дип әйтер идем, ул чынлыкта шуңа тора да инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: