Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә яшеллеккә күмелер

    Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне Минзәләдә дә эзсез узмады: урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә оешма-учреждение хезмәткәрләре дә, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш кертеп, яшь үсентеләр утырттылар. Агачлар утыртуны Минзәлә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре оештырды, яшь үсентеләр "Мензелялес" питомнигыннан алынды. -Бу көнне әлеге акциядә катнашучылар көче белән шәһәребездә узган ел булдырылган җитәкчеләр аллеясы...

    Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне Минзәләдә дә эзсез узмады: урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә оешма-учреждение хезмәткәрләре дә, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш кертеп, яшь үсентеләр утырттылар.

    Агачлар утыртуны Минзәлә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре оештырды, яшь үсентеләр "Мензелялес" питомнигыннан алынды.

    -Бу көнне әлеге акциядә катнашучылар көче белән шәһәребездә узган ел булдырылган җитәкчеләр аллеясы 18 төп чыршы, 20 төп миләш белән тулыландырылды. "Урман" чишмәсе янәшәсендәге Сабантуй үткәрелә торган мәйданчыкта 25 төп чыршы, 81 төп миләш агачлары утыртылды, - диде Минзәлә урман хуҗалыгының баш дәүләт урман инспекторы урынбасары Марсель Ханнанов.

    Бу көнне Минзәләне яшелләндерүгә республикадагы алты шәһәрдә, шул исәптән Минзәләдә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә дәүләт контрольлеге функциясен башкаручы ТР Экология һәм табинатьне саклау министрлыгының Кама буе территориаль идарәсеннән килгән 20дән артык хезмәткәр дә үз өлешләрен керттеләр.

    -Урманнар, шәһәрләрдәге парклар, аллеялар - безнең сулар һавабыз ул. Шуңа да тирә-юнебездәге экологиянең сафлыгы, шәһәр һәм шәһәр янын тагын да ямьлерәк итү турында үзебез кайгыртырга, үзебез өлеш кертергә тиеш, - диде экологлар.

    Сан

    Урман утырту көнендә шәһәрдә барлыгы 144 төп чыршы һәм миләш утыртылды. Коноваловка авыл җирлеге хезмәткәрләре белән Коноваловка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да, Урман утырту көне акциясенә кушылып, үзләренең җирлекләрендә питомниктан алып кайтып 100 төп яшь нарат утырттылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: