Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә IX укучылар Спартакиадасы кысаларында футбол узды

    «Олимп» теннис үзәгендә 9нчы Спартакиада кысаларында укучылар арасында футбол ярышлары узды. 2нче зона этабына авыл районнарыннан 7 команда килде. 1996-1997 елгы җитмеш үсмер футбол мәйданына чыгып команда беренчелеге өчен ярышты. Ярышларның төп максаты - авыл районнары яшьләре арасында футболны киң популярлаштыру. Ике көн дәвамында командалар финалга чыгу өчен ярыштылар. Киеренке...

    Реклама

    «Олимп» теннис үзәгендә 9нчы Спартакиада кысаларында укучылар арасында футбол ярышлары узды. 2нче зона этабына авыл районнарыннан 7 команда килде. 1996-1997 елгы җитмеш үсмер футбол мәйданына чыгып команда беренчелеге өчен ярышты. Ярышларның төп максаты - авыл районнары яшьләре арасында футболны киң популярлаштыру. Ике көн дәвамында командалар финалга чыгу өчен ярыштылар. Киеренке уен нәтиҗәсендә Яңа Чишмә һәм Минзәлә район командалары финалга чыкты. Бераз артта калып, 1:3 нәтиҗәсе белән, безнең команда 2нче урынга лаек булды. Безнең зонадан Казанга, финал уенга, ике команда барачак. Минзәлә һәм Яңа Чишмә командалары финалда 1нче һәм 3нче зона җиңүчеләре белән очрашачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: