Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләргә саранча һөҗүм итәргә мөмкин

    Татарстан районнарында саранча күренә башлаган. Чистай, Алабуга районнарында бу афәткә каршы эшкәртү чаралары күрелгән инде. Әмма су буйларында, күпъеллык үләннәрдә, көтүлекләрдә, эшкәртелмәгән болынлыкларда бу корткычның кечкенә колонияләре булуы мөмкин. Кичә булып үткән республика күләмендәге видеоконференциядән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов район күләмендә әлеге корткычларны ачыклау һәм юкка чыгару...

    Реклама

    Татарстан районнарында саранча күренә башлаган. Чистай, Алабуга районнарында бу афәткә каршы эшкәртү чаралары күрелгән инде. Әмма су буйларында, күпъеллык үләннәрдә, көтүлекләрдә, эшкәртелмәгән болынлыкларда бу корткычның кечкенә колонияләре булуы мөмкин. Кичә булып үткән республика күләмендәге видеоконференциядән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов район күләмендә әлеге корткычларны ачыклау һәм юкка чыгару буенча комиссия төзергә кушты. Республика планы нигезендә районда да 9 пункттан торган план кабул ителәчәк. Шуңа күрә бу корткычларны күргән һәр кеше бу хакта районның авыл хуҗалыгы идарәсенә, авыл җирлекләре башлыкларына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. Саранчаның нинди афәт икәнлеге хакында газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: