Минзәлә
  • Рус Тат
  • Оператив мәгълүматлар

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 9 августка рай­он басуларыннан 34830 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу планга карата 71 процент. Ын­дыр табакларына 77323 тонна икмәк кайткан. Рай­он буенча һәр гектардан уртача уңыш 22,4 центнер тәшкил итә. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 17,6 центнер күләмендә терлек азыгы...

    Реклама

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 9 августка рай­он басуларыннан 34830 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу планга карата 71 процент. Ын­дыр табакларына 77323 тонна икмәк кайткан. Рай­он буенча һәр гектардан уртача уңыш 22,4 центнер тәшкил итә. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 17,6 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.

    Көзге культуралар өчен барлыгы 13900 гектарда җир әзерләнгән. Игеннәре җыеп алынган басуларда 2500 гектар җир эшкәртелгән. 9 августка районда 20 дән артык комбайнчы быелгы уракта 1 мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык сугу чиген уздылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: