Минзәлә
  • Рус Тат
  • Пасхага Минзәлә күмәчләре

    Күп кенә хуҗабикәләр Пасхага дистәләрчә төр рецепт буенча бик күп итеп күмәчләр пешерәләр. Шәһәребездәге икмәк-булка эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләрнең берсендә 20 ел буена Пасха күмәченең рецепты үзгәрмичә калып килә. Әлеге искитмәле тәмле күмәчне әзерләгәндә нәрсәләр таләп ителүе белән шушы предприятиенең 15 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия булган лаборатория мөдире Алена Мельникова безнең...

    Күп кенә хуҗабикәләр Пасхага дистәләрчә төр рецепт буенча бик күп итеп күмәчләр пешерәләр. Шәһәребездәге икмәк-булка эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләрнең берсендә 20 ел буена Пасха күмәченең рецепты үзгәрмичә калып килә. Әлеге искитмәле тәмле күмәчне әзерләгәндә нәрсәләр таләп ителүе белән шушы предприятиенең 15 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия булган лаборатория мөдире Алена Мельникова безнең белән дә уртаклашты:

    -Төп ингредиентлар, әлбәттә, он, су, маргарин, шикәр комы, прессланган чүпрә, тавык йомыркасы, ванилин һәм йөзем. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, без үзебезнең чыганаклардан, ягъни үзебезнең скважинадан алынган суны кулланабыз, - диде ул.

    Ә менә шушы ингредиентларны нинди күләмдә алырга кирәк булу серләрен чишмәделәр. Ел саен сәүдә киштәләреннән бөртегенә кадәр сатылып бетүче күмәчләрнең уникаль рецепты шушы инде, ди алар. Кибет киштәләренә чыгарыр алдыннан әлеге татлы ризыкларны Атакай изгеләндереп ала икән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: