Минзәлә
  • Рус Тат
  • Призерлар булып кайттылар

    10-12 февральдә Менделеевск шәһәрендә Удмуртия, Чувашстан, Башкортостан һәм Татарстан республикалары шәһәрләреннән килгән яшүсмерләр арасында бокс буенча республика турниры үтте.

    Минзәлә данын өч боксчы яклады - Наил Кирилов, Денис Давлетов һәм Владислав Иванов - барысы да 1нче урта мәктәп укучылары.

    Наил Кирилов өченче урынга лаек булды. Денис Дав­летов финал уенга чыгып, 2нче урынны яулады һәм турнирның көмеш призеры булып кайтты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: