Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Проблемаларны өйрәнергә һәм хәл итәргә

Узган атнада район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә шәһәрендәге күпкатлы йортлар буенча җаваплы кешеләрнең шәһәрдәге хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән очрашулары булды. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең хезмәт күрсәтү службаларына карата моң-зарлары күп җыелган иде. Шуңа күрә аларның гозерләрен язмача тапшырырга тәкъдим ителде. Район башлыгы Айдар Салахов шәһәрдәге хезмәт күрсәтү службалары җитәкчелегенә һәм...

Узган атнада район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә шәһәрендәге күпкатлы йортлар буенча җаваплы кешеләрнең шәһәрдәге хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән очрашулары булды.

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең хезмәт күрсәтү службаларына карата моң-зарлары күп җыелган иде. Шуңа күрә аларның гозерләрен язмача тапшырырга тәкъдим ителде. Район башлыгы Айдар Салахов шәһәрдәге хезмәт күрсәтү службалары җитәкчелегенә һәм Идарәче компаниягә борчыган проблемаларны өйрәнергә кушып, кузгатылган мәсьәләләрне әкренләп тәртипкә китерәчәкбез дип вәгъдә итте.

Очрашуда күпкатлы йортларның капремонт программасына нинди критерийлардан чыгып кертелүе, 2014 елгы программага кертелгән йортларның кайсы елгы булуы хакында сораулар булды. Бу хакта тулырак "Минзәлә" газетасының 28 февраль санында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев