Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Равил җиңүче булды

"Нефтьче" спорт залында 1995 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында ДЮСШ "Олимп" беренчелегенә гер спорты буенча ярыш булып узды. Әлеге ачык шәхси беренчелектә Аю, Татар Мөшегесе, шәһәребезнең беренче һәм икенче урта мәктәпләреннән, гимназиядән, педагогия көллиятеннән, авыл хуҗалыгы техникумыннан һәм Тукай районыннан барлыгы 30 дан артык физик яктан таза, көчле яшүсмерләр...

"Нефтьче" спорт залында 1995 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында ДЮСШ "Олимп" беренчелегенә гер спорты буенча ярыш булып узды.
Әлеге ачык шәхси беренчелектә Аю, Татар Мөшегесе, шәһәребезнең беренче һәм икенче урта мәктәпләреннән, гимназиядән, педагогия көллиятеннән, авыл хуҗалыгы техникумыннан һәм Тукай районыннан барлыгы 30 дан артык физик яктан таза, көчле яшүсмерләр катнаштылар.
Яшүсмерләр бер потлы герне "озын цикл" программасы буенча 10 минут дәвамында чөйделәр. Спортчылар сүзләренә караганда, бу гер спорты күнегүләре динамикалы төрләреннән санала. Әлеге спорт төре көчлелек, түземлелек кенә таләп итми, техник яктан осталык, чыдамлылык та кирәк. Менә ярыш тәмам. Шәхси беренчелектә 50 кг га кадәр Андрей Урошников (1 мәктәп), 60 кг га кадәр Алексей Беляков (1 мәктәп), 70 кг га кадәр Данияр Шәрипов (1 мәктәп), 80 кг га кадәр Равил Гареев (гимназия), 80 кг нан югары авырлыкта Алмаз Ишимбаев (МСХТ) - чемпионнар. Ярышта иң яхшы нәтиҗәне гимназиядә 9 сыйныфта укучы Равил Гареев (рәсемдә) күрсәтте. Ул ике потлы герне 93 тапкыр күтәрде . Кызганычка каршы, гер спорты ярышларында авыл яшьләре бик теләп катнашмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X