Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тизрәк һәм ярдәмләшеп эшләп кенә социаль үсешкә ирешеп була

    Районның яңа җитәкчесе Айдар Салахов (сайлауларга кадәр аңа район депутатлары тарафыннан башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәү йөкләнде) агрофирма җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, кайбер башка ведомство җитәкчеләре белән очрашуда, кыскача итеп әйткәндә, үзенең эш программасы белән таныштырды. Моңарчы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше...

    Районның яңа җитәкчесе Айдар Салахов (сайлауларга кадәр аңа район депутатлары тарафыннан башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәү йөкләнде) агрофирма җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, кайбер башка ведомство җитәкчеләре белән очрашуда, кыскача итеп әйткәндә, үзенең эш программасы белән таныштырды. Моңарчы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары булган Айдар Салаховның җыелышта катнашучылар арасында куйган бурычы да шул юнәлештә иде - тизрәк һәм ярдәмләшеп эшләсәк кенә социаль үсешкә ирешеп булачак. Үз эшләрен ачарга теләүчеләргә, яисә тәвәккәлләп җирдә
    эшләүчеләргә, үз бизнесын ачкан кешеләргә ныклап ярдәм итәргә кирәклеген төшендерде ул. Мәсәлән, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов район эчендә кирәк булган бар төр документны да үзе рәсмиләштереп йөри. Фермерларга, башка хезмәткәрләргә республика күләмендә документлар тутырып, рәсмиләштереп йөргәндә авыл хуҗалыгы идарәсе, башкарма комитет хезмәткәрләре булышса эш тизрәк барыр иде. Башка районда күмәкләшеп, бергәләшеп эшләгәч нинди программалар барлыгын да алдан беләләр, документлар белән дә бишәр кат йөрмичә каралган акчаларын кулларына төшерәләр. Авыл хуҗалыгында моңарчы билгеле булган агротехник, технологик таләпләрне үтәргә кирәклегенә басым ясады. Әмма дисциплинаны ныгытырга чакырды, үзенең тарафыннан да контрольнең көчәячәген әйтте район җитәкчесе. Авыл җирлекләре башлыкларына да сагаерга урын бар - үзеңне дә, кешеләрне дә интектереп эшләп булмый, - диде Айдар Салахов. - Эш системалы алып барылырга тиеш. Ул бу сүзләрне авылларда авыл хуҗалыгында эшләүче кадрларны саклап калу, төрле программаларда актив катнашу, малларны басуда түгел, көтүдә йөртү, сөт җыюны оештыру турында сөйләгәндә әйтте. Социаль кулланучы булып яшәүнең перспективасыз икәнлегенә басым ясады район җитәкчесе. Залда утыручылар авылларда, шәһәрдә бюджетны тулыландырырлык яңа бизнес проектлар эзләүгә һәм аларны рәсмиләштерүне озакка сузмыйча киеренке эшләргә кирәклеген төшенгәннәр дип уйларга кирәк. Дүшәмбе көнне үткән аппарат киңәшмәсендә бу сүзләр тагын да конкретлаштырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: