Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Тәрәзәләре яңартылды

Минзәлә медицина училищесында кышка тыныч күңел белән керәләр, чөнки иске тәрәзәләрнең бер өлеше яңа пластик тәрәзәләргә алыштырылды.

Һәр бина караштырып, әледән-әле ремонтлап торуны таләп итә шул. Әлеге училищеның да тәрәзәләре бик искергән була. Моны күргәч, район башлыгы Расим Садыков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә. Аның үтенече бушка китми, министрлыктан финанс ярдәме күрсәтелә. "Аның бер өлешенә (700 мең сумга) тәрәзәләр алыштырылды,бер өлешенә (357 мең сумга) оргтехника сатып алынды", диде училище директоры Люция Хираҗева һәм моның өчен студентлар һәм укытучылыр коллективының район башлыгы Рәсим Садыковка зур рәхмәтле булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев