Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Тыңлаусыз” абонентның газын өзеп куялар

Минзәлә районында газдан файдаланучы абонентларның бүгенге көндә Минзәлә эксплуатацион газ службасына 5 млн сумга якын бурычлары бар. Барлык абонентлар саны 12 меңгә якын.

Газдан файдаланган өчен бурычың җыела икән, газ службасы хезмәткәрләре килеп газыңны өзеп куюларын көт тә тор. Билгеле, андый абонентларны иң элек кисәтәләр, бурычны түләргә кушалар. Әгәр абонент бурычын озакка сузмыйча, берничә көн эчендә түли икән, шунда ук андый катгый чара кулланылмый. Кисәтелеп тә, газ өчен бурычларын капларга уйламаган "тыңлаусыз" абонентларның газлары өзеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев