Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яшь шахматчылар ярышты

    Бу көннәрдә Актанышта республикабызның дүрт районыннан җыелган яшь шахматчылар арасында традициягә әверелгән иптәшләрчә очрашу үтте.

    Барлыгы биш команда катнашты: Актаныштан ике команда, Мөслим, Сарман һәм Минзәлә команда­лары. Үз төркемендә Михаил Токарев 1нче урын яу­лады, Анастасия Павлова 3нче урынга лаек булды. Яшь шахматчылар өчен һәр уйналган партия җитди психологик сынауга әйләнде. Андый очракларда түземлекне, чыдамлыкны һәм ныклыкны күрсәтә белергә кирәк. Безнең шахматчылар шундый сынау-ларны үтеп өченче урынга лаек булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: