Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үз көчеңә ышану

    "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә курслар узучы балалар - Евгения һәм Юрий Пустобаевлар "Космик сәяхәтләр" дип аталган Бөтенроссия балалар рәсем һәм гамәли сәнгать конкурсында катнаштылар. 13-15 яшьлекләр арасында Юрий Пустобаев район буенча үз номинациясендә 1 нче урынны алды, ә Евгения исә Идел буе федераль округы буенча 16-17 яшьлекләр арасында 2 нче урынга...

    "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә курслар узучы балалар - Евгения һәм Юрий Пустобаевлар "Космик сәяхәтләр" дип аталган Бөтенроссия балалар рәсем һәм гамәли сәнгать конкурсында катнаштылар.

    13-15 яшьлекләр арасында Юрий Пустобаев район буенча үз номинациясендә 1 нче урынны алды, ә Евгения исә Идел буе федераль округы буенча 16-17 яшьлекләр арасында 2 нче урынга чыкты.

    Ә балаларга юнәлеш, конкурста катнашу мөмкинлеге биргән хезмәт укытучысы О.Тимерханова бронза сертификатка лаек булды.

    Әлеге конкурста катнашып җиңү балаларга үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынап карарга гына түгел, ә яңа идеяләр һәм үрләр яулау мөмкинлеге бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: