Өзелде өметләрем
184
0
0

Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән, бу хәсрәттән дә зуррагы юк, Ана кызын югалту фаҗигасеннән арына алмыйча бер хәсрәтләнсә, дөреслекне таба алмый янә бер кат өзгәләнә. "Утлы тәмугьның кайнарлыгын тоям кебек, тормышым икегә бүленде: беренчесе - бәхетле, күңелле мәшәкатьләр, оныклар өчен сөенү белән тулы шат чаклар булса, хәзер исә тәүлек әйләнәсе...
Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән, бу хәсрәттән дә зуррагы юк, Ана кызын югалту фаҗигасеннән арына алмыйча бер хәсрәтләнсә, дөреслекне таба алмый янә бер кат өзгәләнә.
"Утлы тәмугьның кайнарлыгын тоям кебек, тормышым икегә бүленде: беренчесе - бәхетле, күңелле мәшәкатьләр, оныклар өчен сөенү белән тулы шат чаклар булса, хәзер исә тәүлек әйләнәсе югалткан баламны юксынам, хатирәләрне яңартам, оныкларым өчен борчылам, ди Ана. - Баламның төсе һәр җирдә, аның башкарган эшләре күз алдымда. Бигрәкләр дә тырыш иде шул кызым, барысын да булдырыйм дип алны-ялны белми эшләде. Соңгы елларда ураза тота иде. Әле бу юлы да, авырлы булуына карамастан, берничә көн уразада булды. "Догаларны бик белмәсәм дә, гаиләбезгә, әнием, сиңа саулык-сәламәтлек, иминлек телим ди торган иде", - дип, күңел яраларын кузгатты Ана.
Ятим балаларның күңеле яралы, китек. Мөлдерәмә тулы күңелләре ялгыш әйтелгән сүздән, кызганып юлланган җылы мөнәсәбәттән дә түгелергә тора. "Әбием, рөхсәт итсәң, сина "әни" дип дәшим әле", - ди кечкенә оныгы әбисенә. Ничек каршы килсен, йөрәген бирергә әзер ул алар өчен. "Җитмәсә, үзләренә авыр булуга карамастан, елаган чакларымда үзләре үк мине: "Әби, җитте, елама, дип юаталар", - ди Венера апа.
Башка беркайчан да кайтмаячагын белсәләр дә, өметләрен өзмиләр сабыйлар. Телефоннарында әниләре фотосы, соңгы сурәте. Бер төндә өлкән улы Рунарны уятып, мәрхүмә үзен фотога төшерүен сораган булган...
Баласын югалткан кешедән дә авыр кайгылы кеше юк. Бала кайгысын кичергән кеше генә бер-берсен анлый, башка кеше анлый алмый аны.
Бүген бу гаилә язмышы белән һәркем кызыксына, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша...
Сүз уңаеннан. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафинньң ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерүенчә, Минзәлә бала тудыру бүлегендә ана бала тудыруга әзерлек барышында үлгән. "Координация советы нәтиҗәләре буенча "идарә итеп булмый торган акушерлык катлаулануы" килеп туган дигән нәтиҗә ясалды, - дип аңлатма бирде Вафин. - Бу вәзгыять табибларның гамәлләренә бәйле рәвештә түгел, ә өзлегү шартларында барлыкка килгән. Бу очракта үлү мөмкинлеге 90 проценттан артык булган".
Баш табибка килгәндә, аңа катгый кисәтү ясалган, бүлек мөдире вазифаларыннан азат ителгән, берничә табиб әйдәп баручы үзәкләргә чираттан тыш аттестация, стажировка узарга җибәрелгән. Министрның искәртүенчә, бу идарә итү чарасы персонал алга таба мондый катлаулыкларга әзер булсын өчен эшләнә.
"Кызганычка каршы, персоналның килеп туган вәзгыятьне чишү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булган. Алар баланың гомерен коткарырга теләгәннәр, әмма ул инде үле булган", - дип бәян итте ул.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.4600
-
21 февраль 2019 - 13:2722 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә Газетаның яңа санын укучыларны бик кызыклы конкурс турындагы язма көтә. Әгәр сезнең образыгыз өстендә матурлык феялары эшләвен теләсәгез, әлеге конкурс сезне битараф калдырмаячак! Бу хакта тулырак газетаның 8 нче битендәге язма аша таныша аласыз.3900
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.4200
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.8100
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.7300
-
18 февраль 2019 - 13:42Бизнесны үстерү кыюлык та сорый Район икътисадый советының чираттагы утырышы Минзәләдәге узган ел көзен оешкан “Техносервис” предприятиесендә үтте.13800
-
18 февраль 2019 - 10:19Фәнзаман Батталны олылау кичәсе Бүген Казанның Тукай клубында Фанзаман Батталның 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була. Шул уңайдан без сезгә Илшат Лотфуллинның язмасын тәкъдим итәбез.11000
-
16 февраль 2019 - 10:02Изгелек җирдә ятмас Ел башында мәдәният йорты өчен авылыбыз тарихын чагылдырган зур фотостенд бүләк ителгән иде. Шулай ук яңа китаплар өчен бүләк ителгән стеллаж да бу фондның авылыбыз өчен зур эшләр башкаруы турында сөйли.20900
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.15700
-
14 февраль 2019 - 15:22Җәмәгатьчелек тыңлаулары Шәһәребездәге “Школьный”скверын (ул 1 нче урта мәктәп һәм медучилищекаршында урнашкан ) төзекләндерү мәсьәләсенә үзегезнең карашыгызны белдерергә теләсәгез, читтә калмагыз, килегез, фикерегезне җиткерү өчен мөмкинлек бар.13000
-
14 февраль 2019 - 14:2715 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының чираттагы саны дөнья күрә Иҗат коллективы ел башында алган йөкләмәләренә тугры калып, “Провинциаль тормыш кайтавазы” проекты нигезендә материаллар урнаштыруны дәвам итә. “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” проекты нигезендә дә фотолар бирүне дәвам итәбез. Ике рубрика буенча да, сездән хатлар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.11700
-
14 февраль 2019 - 13:28Фәнзаман Батталның шигырьләре Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.11400
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.15000
-
1 октябрь 2018 - 16:34Югары Тәкермән авылында ГӨЛБАКЧА паркын ачу тантанасы
-
1 август 2018 - 09:28Нәсимә Миргарифҗан кызы ШАҺИЕВА юбилеен билгеләп үтә
-
21 февраль 2019 - 14:03Паспортлы булдылар“Туган якны өйрәнү музей”ы дәүләт муниципаль мәдәният учреҗдениесендә районыбызның яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып үтте.2600
-
21 февраль 2019 - 11:22Телеканаллар саны арта бара (Өченче өлеш)Бу үзенә күрә технологик революция бит5100
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.
-
19 февраль 2019 - 14:25
-
12 июль 2018 - 11:19Тамада Саф татарча
-
11 июль 2018 - 08:23
-
16 февраль 2019 - 12:35Минзәлә районы Аю авылында Мөслим районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән саубуллаштылар Җеназа намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды62700
© 2011 - 2019. Мензеля. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+