Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

1945 ел – минзәләлеләр ГТО тапшыра

1945 елда чыккан "Ленин Байрагы" район газетасындагы язмаларга күзәтү ясавыбызны дәвам итәбез. Газетаның 3 нче саны 21 нче гынварда чыга. Алгы бит тулысы белән "Ленин - Сталин идеологиясенә" багышланган. Зур итеп В.Ленин сурәте бирелгән. "бездән китүенә 21 ел тулды" диелгән. Шул ук мәкаләдә сугыш вакыйгалары хакында да берничә җөмлә белән...

1945 елда чыккан "Ленин Байрагы" район газетасындагы язмаларга күзәтү ясавыбызны дәвам итәбез. Газетаның 3 нче саны 21 нче гынварда чыга.

Алгы бит тулысы белән "Ленин - Сталин идеологиясенә" багышланган. Зур итеп В.Ленин сурәте бирелгән. "бездән китүенә 21 ел тулды" диелгән.

Шул ук мәкаләдә сугыш вакыйгалары хакында да берничә җөмлә белән әйтеп кителгән.

"Сугыш дошман территориясенә күчерелде. Кызыл Армия безнең дәүләтебездән читтә сугышлар тарихында тиңдәше булмаган походлар ясады. Дошманны куып барып, совет сугышчылары полякларга, сербларга, хорватларга, словяннарга чехларга, словякларга, норвегиялеләргә һәм Европаның башка халыкларына фашизм коллыгыннан котылуда, азатлык һәм бәйсезлек яулап алуда булышлык итәләр..."

Икенче биттә "Күзкәй кустындагы колхозларның кырчылык бригадасы бригадирлары, агротехникалары һәм терлекчелек работниклары куст киңәшмәсендә алган социалистик ярыш йөкләмәләре" бирелгән. Йөкләмәләрне 13 пунктка бүлеп биргәннәр, шуларның берничәсе:

"1.Язгы чәчү өчен җитми торган чәчү орлыкларын колхозчыларның һәм колхозчы хатын-кызларның үз запасларындагы ашлыкларыннан туплау юлы белән 20 февральгә кадәр 100 проценты белән тәэмин итәргә...

2.Колхоз правлениесе тарафыннан бирелгән кар тоту, көл һәм кош тизәге җыю планын барлык бригадаларда срогыннан элек арттырып үтәргә... Басуга тирес чыгаруда "Ватан" колхозының эш тәҗрибәсен - тиресне атлар, мөгезле эре терлекләр һәм кечкенә чаналар белән чыгаруны киң җәелдерергә...

3.Һәрбер кырчылык бригадаларында агроукуларны һәм терлекчелек фермаларында зооукуларны системалы рәвештә айга 3 тапкыр үткәреп барырга...

...6.МТС өчен нефть базасыннан ягулык ташуны һәм газогенераторлы машиналар өчен шакмак хәзерләүне 1 мартка кадәр тәмамларга.

7.Һәрбер кырчылык бригадасы өчен фермалардагы, шулай ук колхозчыларның үзләрендәге сыерлардан һәм үгезләрдән иң кимендә 5-8 баштан алып 19 башка кадәр мөгезле эре терлекне җигүле эшкә өйрәтергә һәм аларны хәзердән үк тирес чыгару һәм башка шуның шикелле практик эшләрдә файдаланырга

8.Колхозның төп терәге булган атларны дөрес файдалануны һәм яхшы тәрбияләүне оештырып, 1нче апрельга кадәр бригададагы барлык атларны уртадан да ким булмаган көрлеккә җиткерергә...

...13.Язгы чәчүгә хәзерлек барышында һәрбер кырчылык бригадасында стена газеталарын һәм "Сугышчан листок"ларны регуляр рәвештә чыгарырга һәм бу стена газеталарында, "Сугышчан листокларда" гомумән бригаданың язгы чәчүгә хәзерлектә яхшы эшләүче һәм сүлпәнлек күрсәтүче колхозчыларны, бригада белән бригада һәм колхозчы белән колхозчы арасындагы социалистик ярыш барышын киң рәвештә яктыртырга..."

Тырыш, эшчән авыл кешесен газета битләрендә һәрвакыт мактап телгә алганнар. Әлеге санда "Марс" колхозы савымчысы хакында мондый юллар бар:

"Зәйнәп иптәш Фаррахова үзенә беркетелгән 20 баш сыерны яхшы тәрбияли. Аларны вакытында ашата һәм эчертә. Ул быел инде 10 баш бозау алды, алар барысы да исән һәм көрлекләре яхшы." Язманың авторы - Ф.Адиев.

Газета ике битле генә булса да, үзенә дөнья вакыйгаларын, ил-көн хәлләрен дә сыйдырган, район колхоз-совхозларының эш нәтиҗәләрен дә яктыртып барырга урын тапкан. 26 нчы гыйнвар көнне газетаның чираттагы 4 нче санында зур шрифт белән "1945 нче елның 17 нче январеннан 23 нә кадәр үткән вакыт эчендәге сугыш хәрәкәтләрен күзәтү" китерелгән. Мәкалә эчендә Мәскәүдәге Кремль башнясы сурәте куелган.

"3нче Белоруссия фронты гаскәрләре һөҗүмгә күчтеләр... Немецлар командованиесе Көнчыгыш Пруссиядә үзенең сайланган дивизияләрен туплаган. Безнең гаскәрләр артиллерия һәм авиациянең тупланган ярдәме белән немецларның озак вакытка исәпләнеп, эчкәрегә кертеп ясалган оборонасын өзделәр һәм бик каты сугышлардан соң Пилькаллен, Рагнит, Тильзит, Жиллен, Гумбиннен шәһәрләрен һәм Көнчыгыш Пруссиядәге күп кенә башка шәһәрләрне алдылар...

1нче Украина фронты гаскәрләре һөҗүм сугышларының ун көне эчендә дошманның 480 танкысын һәм самоход орудиеләрен, 900дән артык орудиеләрен, 420 бронетранспортерларын, 15 000нән артык автомашиналарын юк иттеләр. 60 000 нән артык гитлерчы кырып ташланды. 21 000нән артык немец солдаты һәм офицеры плен алынды..."

Спорт чаралары да онытылмаган ул чорда. Эштә сыналган яшьләр ГТО нормасын тапшырганнар, чаңгычылар ярышы узган:

"Районыбызда чаңгы ярышы 20нче январьда башланды. Бу көне колхоз яшьләреннән 710, һәм укучылардан 900 кеше стартка басты... Бу көнне колхоз яшьләреннән 75 кеше ГТОга норма тапшырдылар. Кич белән клубта чаңгы ярышы көненә багышланган кичә булды. Бу кичәдә чаңгы ярышында беренчелекне алган яшьләрне бүләкләү уздырылды. Беренче бүләкне 10 километр араны 38 минутта узган Ф.Гәрәев, икенче бүләкне шул ук араны 39 минутта узган Фәрхетдинов Әхъяр иптәшләр алдылар..." Авторы - Н.Заһидуллин, ВКП(Б) райкомының хәрби бүлек мөдире.

Районда төп бурыч- язгы чәчүгә әзерлек. Икенче биттә шул уңайдан шигарь рәвешендә түбәндәге җөмлә язып куелган:

"Тракторчылар, тимерчеләр, колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар язгы чәчү өчен кирәкле машиналарны, инвентарьларны тулы хәзерлеккә китерик, орлык тазартуны һәм агротехника чараларын тизрәк үтик!"

"Үрнәк" колхозының 1 нче бригадасы бригадиры иптәш Салисә Ганиева белән беседа" да бирелгән әлеге биттә. Ул үз бригадасында эшләүче алдынгылар хакында бәян итә.

"-Кыш ял итү сезоны түгел, югары уңыш алу өчен нигез салу сизоны диләр безнең бригададагы колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар. Моның ачык мисалы сүздә генә түгел, ә практик эштә күрсәтәләр. Мәсәлән, мин җитәкчелек итә торган бригаданың членнарыннан М.Сибгатева һәм З.Харисова иптәшләр һәрберсе 6 шар центнер көл һәм иптәш К.Шәйхуллина 6,5 центнер кош тизәге җыеп тапшырдылар инде...

Минем бригадада 15 баш эш аты бар. Аларның торышы канәгатьләнерлек. Эшкә җигәргә ярамаслык, ябык, камыт һәм ыңгырчак суккан атлар юк."

P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз. Әлеге фамилияләрдә үз туганнарыгызны таныйсыз икән, 3-27-43 телефоны аша редакциягә хәбәр итегез. "Марс", "Үрнәк" колхозлары кайсы авылларны үз эченә алган? Башка сез вак дип санаган мәгълүмат та бүгенге укучыбыз өчен кызыклы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"