Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Белоруссиядә минзәләленең кабере табылды

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Раббани бабамның олы абыйсы Тимербик Ибатуллинның каберен еллар үтү белән генә табырга насыйп булды. Минзәлә районында искиткеч матур табигате, бар яктан да урман белән әйләндереп алынган, саф, тәмле, шифалы чишмәләре белән аерылып торган Чулпан авылы бар. Кечкенә дә, шуңа өстәп бер генә урамлы Чулпан авылында...

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Раббани бабамның олы абыйсы Тимербик Ибатуллинның каберен еллар үтү белән генә табырга насыйп булды.

Минзәлә районында искиткеч матур табигате, бар яктан да урман белән әйләндереп алынган, саф, тәмле, шифалы чишмәләре белән аерылып торган Чулпан авылы бар. Кечкенә дә, шуңа өстәп бер генә урамлы Чулпан авылында бер генә тапкыр булган кеше аңа мәңгелеккә гашыйк булып китә. Менә шушы гүзәл якта туа безнең абый - Тимербик Хафиз улы Ибатуллин. Хафиз һәм Шәрифҗамал Ибатуллиннар гаиләсендә 5 бала - олысы Тимербик, Әбүзәр, Мөдәррис, Раббани, Шәргыя үсәләр. Яшьлекнең иң матур чаклары... Тик Ибатуллиннарга балалар үстереп, оныклар куанычын күреп яшәү насыйп булмаган күрәсең...

Тимербик абыебыз урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә шәһәренә юл тота. Педагогия көллиятенә укырга кереп, укытучы булырга хыяллана ул. Ләкин хыялы чынга ашмый... 1941 елда, әле яңа гына 16 яшен тутырган Тимербик үз теләге белән сугышка китә. Туган якларына кабат әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Әтисе Хафиз белән әнисе Шәрифҗамал гомер буе улларын исән-сау кайтыр дип көтеп яшәгәннәр. «Абыегызны табыгыз, каберлеге янында баш иегез», - дип васыять әйтеп калдыра алар балаларына.

Еллар шулай үтә тора. Әлеге васыятьне үтәргә Тимербик абыйның энесенең балалары алына. Хәтер китаплары, төрле документлар актарыла, военкоматка юл ешая. Эзләнүләр бушка китми: бер документтан Тимербик абыйның каты бәрелешләр вакытында, 1944 елның июнь аенда, үлгән булуы, гәүдәсенең Белоруссиядәге Бобруйский районы Сычково авылында күмелгәне хәбәр ителә. Раббани абыйның балалары - Рифат (минем әтием) белән Рафак юлга кузгала.

Ниһаять, туган яклардан 2 мең км ераклыкта урнашкан Сычково авылына килеп керәләр алар.

- Сычковода Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга урнаштырылган мемориаль комплексны күргәч таң калдык. Әлеге авылда Бобруйский районының тарихи музее да урын алган. Сычковода Александр Морозов батырлыгын кабатлаган өлкән сержант Михаил Селезнев истәлегенә ДЗОТ-һәйкәл дә урнаштырылган. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге герой туганнар каберлегендә 231 сугышчы белән бергә күмелгән. Безгә боларны сөйләгәндә күңелләр тулды, күзләр чыланды. Андагы чисталык, андагы тәртип безне гаҗәпкә калдырды, - дип сөйли әтием Рифат. - Без исә тизрәк абыебыз җирләнгән каберлек янына ашыктык. Менә туганнар каберлеге... Ашыга-ашыга сугышчылар арасында таныш фамилияне барлый башладык. Менә ул! 1944 елда вафат булганнар рәтендә - Ибатуллин Т.Х. фамилиясен күрдек. Бабабыз әйтеп калдырган васыять үтәлде. Героебыз алдында баш идек, озак кына сүзсез калып басып тордык...

- Музей хезмәткәрләре аша Тимербик абыебызның өлкән сержант булып сугышта хезмәт иткәнен, танк командиры булганын белдек. 1944 елда, инде сугыш бетәргә 1 ел гына калганда, үзенең танкы эчендә янып үлә. 17-20 яшьлек сугышчылар күмелгән каберлекләр арасында йөргәндә үзебезне сугыш михнәтләрен кичергән шикелле тойдык. Шушы кичерешләр бик тетрәндерде безне, Татарстанга кайтканда да шушы хисләр йөрәкне кисте, - дип сөйли абыем Рафак.

Белоруссиядән кайту белән алар Чулпан авылына юл тоталар. Хафиз бабабыз белән Шәрифҗамал әбиебез каберлекләренә барып, уллары Тимербик хакында Белоруссиядә күргәннәрен сөйлиләр, алып кайткан бер уч туфракны да шулар каберлегенә салалар. Ата белән ананың теләге чынга ашты, гүя алар газиз балалары белән очрашты.

Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме җитә. Безнең гаиләбез өчен дә олы бәйрәм булачак ул. Тимербик абыебызның исеме мәңгеләштерелгән, тарихта калган. Әлеге һәйкәл янына барып, аның исеменә, һәлак булган башка туганнарыбыз исеменә дога кылып, чәчәк бәйләмнәре салырбыз.

Автордан

Яр Чаллы, Түбән Кама, башка районнарда яшәүче Ибатуллиннар гаиләсе өчен әлеге язма зур истәлек булып калсын иде. Хәбәрсез югалган әтиләренең, бабаларының, якын туганнарының каберләрен таба алмаучылар да өметләрен өзмәсеннәр. Туган җирләренә әйләнеп кайта алмыйча, еракларда ятып калган сугышчыларыбыз да рәнҗеп ятмасыннар иде. Алар онытылмый, һаман истә. Аларны сагыналар, көтәләр...

Соңгы сулышына кадәр илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан, сугыш кырында ятып калган якташларыбызның берсе - Тимербик Ибатуллинның исеме мәңгеләштерелгән: районыбызның Николаевка һәм Рус Каран авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә аның да исеме уеп язылган. Тимербик Хафиз улы Ибатуллин үлгәннән соң Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Актаныш районы Чуракай авылында гомер итүче Хафиз бабайның тагын бер улы Мөдәррис тә сугышта һәлак булып калган абыйсы Тимербик Ибатуллин истәлегенә һәйкәл ясатты. Аны әти-әнисе Хафиз белән Шәрифҗамал каберлеге янына урнаштырдылар.


Рәсемнәрдә:

1) Менә шундый яшь гомерләр өзелгән сугыш кырында.

2) Рифат белән Рафак Ибатуллиннар Тимербик абыйның каберлеге янында;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"