Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Бикбаулыларга Шәймиев бүләк иткән сәгатьләр әле һаман текелди

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан "Минзәлә" "Мензеля" район газетасы язмалар циклы әзерли. Минзәләдә аның белән бергә эшләгән хезмәткәрләр истәлекләре газетабызның 13 нче гыйнвар санында дөнья күрде инде. Киләсе җомга санына да бу хакта материал әзерләнә. Минтимер Шәриповичны минзәләлеләр бүген дә хәтерли. Бикбаулылыр күңелендә дә ул билгеле бер...

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан "Минзәлә" "Мензеля" район газетасы язмалар циклы әзерли. Минзәләдә аның белән бергә эшләгән хезмәткәрләр истәлекләре газетабызның 13 нче гыйнвар санында дөнья күрде инде. Киләсе җомга санына да бу хакта материал әзерләнә. Минтимер Шәриповичны минзәләлеләр бүген дә хәтерли. Бикбаулылыр күңелендә дә ул билгеле бер эз калдырган шәхес. Минтимер Шәрипович катнашкан комсомол туе хакында без 2015 елның декабрь аенда "Ул туйда Шәймиев та булган" дип исемләнгән язма бастырган идек. 1965 елның декабрь аенда узган әлеге комсомол туенда "Сельхозтехника" берләшмәсе управляющие Минтимер Шәймиев та катнаша. Парларга матур теләкләр тели: "Машиналарыгыз шушы сәгатьләр кебек төгәл эшләсен" дип, ул кияүләргә өстәл сәгатьләре бүләк итә. Бу көнне Кәнҗимә һәм Зөфәр Нуриевлар, Гөлнәзирә һәм Мирхәт Бәхтиевлар, Мөнҗия һәм Фәүзи Нуриевлар, Нәһерлехәят һәм Касыйм Басыйровлар өйләнешә. Кияүләрнең дүртесе дә механизатор, киленнәр - артельнең иң уңган кызлары: өчесе - игенче, берсе - савымчы була.

Шушы көннәрдә "Шәһри Казан" газетасы журналистлары Минзәлә районы Бикбау авылында булып, комсомол туенда катнашкан парлар белән күрешеп сөйләште, Минтимер Шәймиев хакында мәгълүмат туплады.

Читайте также:

Что делал 50 лет назад Минтимер Шаймиев в Бикбулове?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"