Фашистларга таш аттык
Язмыш сугыш чоры балаларына авыр мәшәкатьләрне үзебез туганчы ук әзерләп куйган диярсең. Сугыш башланганда миңа дүрт яшь тә биш ай тирәсе булган. Тамак ачканда авызга кабарга бер кыерчык ипи дә юк иде. Ә ашыйсы килә. Әниебез, әтиегез сугыштан кайткач ашарбыз дип, өй түбәсенә - чормага тозлап каз элеп куйган. Әти...
Язмыш сугыш чоры балаларына авыр мәшәкатьләрне үзебез туганчы ук әзерләп куйган диярсең.
Сугыш башланганда миңа дүрт яшь тә биш ай тирәсе булган. Тамак ачканда авызга кабарга бер кыерчык ипи дә юк иде. Ә ашыйсы килә.
Әниебез, әтиегез сугыштан кайткач ашарбыз дип, өй түбәсенә - чормага тозлап каз элеп куйган. Әти һаман кайтмый да кайтмый. Минем иң тынгысыз чагым: койма башларыннан йөрим, өй түбәсенә дә менәм. Шулай бервакыт чормадагы казга тап булдым. Бик нык ач булуга карамастан, казны бер утыруда ашап бетермәдем. Тамак ачкан саен гына менеп ашыйм. Менә бер көнне әниебез ике бертуган апама һәм бер сеңлемә: "Әтиегез кайтмады инде, әйдәгез тозлы каз ашыйбыз" - дип бер апама казны алып төшәргә кушты. Ә анда сөякләр генә. Әни дә, апалар да бик каты ачуланды урлап ашаганым өчен.
Тагын бер хатирә. Әни фермада эшли. Аның янына мин дә барам. Язга чыгу белән, зурлар күрмәгәндә, мин дуңгызларны колхозның бәрәңге басуына куам. Алар өшегән-черегән бәрәңгене тиз табалар. Берсе табу белән куып җибәрәм дә, үзем җыям. Дуңгызларга атланып та йөрим. Шул рәвешле бәрәңге җыйган чиләгем тиз тула. Ә апалар, бәрәңге юллап күрше авылга баралар. Бакчаларны рәттән казысалар да, көне буена бер чиләк тә алып кайтмыйлар. Тәмле иде ул бәрәңге, бераз онга да буяп җибәрсәң, кыздырсаң - телеңне йотарлык була.
Мәктәптә укый башлаган чак, ул вакытта безгә 7-8 яшь булгандыр. Хуҗәмәт авылына Чаллы ягыннан колонна килеп керде. Болар тоткынлыкка алынган немецлар икән, ә атка атланганнар - аларны саклаучы безнең хәрбиләр. Тоткыннарны Себер якларына алып баралар. Әлеге кешеләрнең немец фашистлары икәнен белү белән "сез безнең әтиләрне үтердегез" дип без, бала-чагалар, аларга таш ата башладык. Атка атланган конвойлар гына куып таратты үзебезне. Тоткыннарны клубка алып кереп ял иттерделәр, шунда кундылар.
Әтиебез яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Ә сугышка китәр алдыннан мине, дүрт яшьлек улын, өйдән капка төбенә чаклы күтәреп алып чыгуы, билле ике прәннек биреп машинага утырып китүе әтием хакындагы соңгы истәлекнең берсе иде.
Фаик Шәмсетдинов, Хуҗәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев