Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

“Җидегән чишмә”нең чишмә башы салда сәяхәт кылудан башлана

"Мәдәни җомга" газетасының 7нче санында (26.02.2016 ел) филология фәннәре докторы Рамил Исламов "Салда сәяхәт" (авторы Марс Шабаев) әсәренең тарихын язып чыкты. Аны укыганнан соң, күңелдә истәлекләр яңарды. Сәяхәт 1967 елда үтә. Шул елларда Кама сусаклыгычын тагын 1 метрга күтәрү хакында хөкүмәт карары әзерләнә. Әлбәттә, карар үтәләчәк. Күп авыллар, зиратлар, әрәмәлекләр,...

"Мәдәни җомга" газетасының 7нче санында (26.02.2016 ел) филология фәннәре докторы Рамил Исламов "Салда сәяхәт" (авторы Марс Шабаев) әсәренең тарихын язып чыкты. Аны укыганнан соң, күңелдә истәлекләр яңарды.

Сәяхәт 1967 елда үтә. Шул елларда Кама сусаклыгычын тагын 1 метрга күтәрү хакында хөкүмәт карары әзерләнә. Әлбәттә, карар үтәләчәк. Күп авыллар, зиратлар, әрәмәлекләр, басулар, чишмәләр су астында калачак. Ык үзенең кыргый матурлыгын югалтачак. Күпме халыкны туендырган, ачлыктан йолып калган Ык! Бу Ык белән саубуллашу сәяхәте, шул ук вакытта күңелдә аз гына өмет чаткысы да бар. Бәлки, халыкка аңлатып-төшендереп булыр? Халык бераз усалланса, таләп итсә, карар үзгәрер иде.

Ык язмышына битараф кала алмаган егетләр кемнәр? Шагыйрь Марс Шабаев (әсәрдә - Сәгыйть), җырчы Мәсгуть Имашев (Мәхмүт), композитор Мирсәет Яруллин (Заһит), Габделхәй Сабитов (Әпләй) һәм Наил Нуретдинов (Нәгыйм). Ярдәмчеләр - Кәших Лотфуллин, Вил Шабаев.

Бүгенге язмам шул сәяхәтнең бер әгъзасы Наил Нуретдинов турында. Анда катнашу өчен ул Казахстаннан махсус кайта, фотограф вазыйфасын башкара. Бу әсәрдә аңа төгәл характеристика бирелгән: кем Ыкны яхшы белә - Нәгыйм, кем иң җитезе - Нәгыйм. Кыскасы, универсаль егет. Кимчелеге: артык кызу, күп сөйли. Башы шәп эшли. Андагы идеяләр, планнар, хыяллар чиксез. Нәгыйм - команданың моторы.

Наил Нуретдинов Ык буенда үскән егет. 1932 елның 1 августында Минзәлә районының Тауасты байлары авылы басуында дөньяга килә. Бик кызыксынучан, хәрәкәтчән, матурлыкка гашыйк бала булып үсә. Рәсем ясарга ярата. Акбур, күмер, соңыннан буяулар куллана. Бераз җайсызрак бала булгандыр, чөнки бертуктаусыз нәрсәдер беләсе килә, тыкшына, сорый, аптырата. Укый-язарга өйрәнгәч, бик күп укый, туктатып булмый. Хәтеренә сеңдерә, уйлана, эзләнә, хыяллана. Әкиятләр уйлап чыгара, балаларны җыеп сөйли, көлдерә, шомландыра. 12 яшендә (сугыш вакыты) "Әүлия" дигән пьесасын сәхнәдә күрсәтә. Аны хәзер дә авылда хәтерләүчеләр бар. Ялга сусаган халык, әсәрне шул кадәр якын кабул итә. Наилгә "Әүлия" кушаматы тагыла. Минзәләдә аны кызыл прәннекләр белән бүләклиләр. Шул елларда Гомәр Бәширов "Намус" романын ике җәй Наилләрдә яшәп яза. Ык нигъмәтләре белән сыйлана. Авыл шулкадәр гүзәл табигатьле урында урнашкан. Урам уртасыннан Калмаш инеше ага, ә янәшесеннән Ык елгасы уза. Чишмәләргә дә бай ул. Зәйтүнә Гайнуллина авылы турында болай яза:

Көлеч чишмә, Бәллүр чишмә...

Керләр чайкарга барам,

Хәтфә үлән арасыннан,

Өзеп җиләген кабам

Җиде чишмә - җиде жирдә

Сокланып хәйран калам.

Гомәр Бәширов Наилнең сәләтен күреп: "Энем, туктап калма, тырыш", - ди. Егеткә канатлар үсә, шушы минутта тормышын сәхнә белән бәйләргә карар кыла.

Урта мәктәпне Минзәләдә тәмамлый. Тәкермән авылы егете Марс Шабаев белән шунда таныша һәм гомерлек дуслар булалар. Ыкның матурлыгын да аңа, әлбәттә, Наил күрсәтә. Наил язучылар, җырчылар, композиторлар белән очраша, аларның иҗаты белән таныша. Марс Шабаев Тукай премиясенә лаек булгач, бу бүләктә Наилнең дә өлеше зур булуын әйтә.

Н.Нуретдинов 1967 елдан Лениногорск шәһәре телестудиясендә режиссер булып эшли. 1968 елда Түбән Камага химкомбинат төзелеше турында репортаж ясарга килә. Аның директоры Н.Лемаев белән очраша. Николай Васильевич Наилне Түбән Камага эшкә чакыра. Бер урында таптанырга яратмаган егеткә шул гына кирәк: озакка сузмый, күченә. "Милләтем", - дип янган кешегә монда эшнең очы-кырые булмый. Наил дә, җиң сызганып, башы-аягы белән эшкә чума. 1968 елда "Нефтехимик" клубы каршысында үзешчән татар театры оештыра. Бөтен җиргә дә өлгерә Наил абый. Шәһәр язучылары белән әдәби-музыкаль кичәләр оештыралар. Әле Түбән Камага килгәнче үк, ул "Социалистик Татарстан" газетасының үз хәбәрчесе Рахмай Хисматуллин белән таныш була. Театр репетицияләре Тын аллея урамындагы йортлар идәрәсенең кызыл почмагында үтә. Язучы Мөхәммәт Шәйхи авылдашы Люциягә: "син дә бар, җан азыгы табарсың. Анда татарның казаны кайный, учакны Наил абый яга", - ди. Шәл бәйләүче Люциянең барырга вакыты булмый, әмма Наил абыйсы белән танышкач, аңа ниндидер илаһи затка караган кебек каравын әйтте.

Менә шушы кызыл почмакка Наил Нуретдинов тирәсенә татарның "каймагы" җыела. Ул - зыялы, эчкерсез кеше. Бу - татарның, авыз ачып, татарча сөйләшергә курыккан еллары. Балалар бакчасындагы тәрбиячебез Сәлимә Сәлимовна - Серафима Семеновна, укытучым Мәрвәрә Мансуровна Мая Максимовна һәм башкалар булган замана. Әйе, Русиядә бер генә тел, бер генә халык калырга тиеш иде. Ә күңел моның белән килешми, хаклык таләп итә. Телне, милли рухны югалтасы килми. Шуңа да халык татарча уздырылган мәдәни чараларга теләп йөри, заллар тулы була.

1970 елдан башлап, әдәби-музыкаль кичәләрдән соң "Туган тел" җырын басып, күмәк җырлау татарларның традициясенә әйләнде. Бу да Н. Нуретдинов тәкъдиме белән эшләнде. Бу аның ана телен зурлавы, данлавы иде.

Тамашачы арасында яшьләрнең бик аз булуы аңа тынгылык бирмәде. Яшьләр сәнгатьтән аерылган, теленнән читләшеп бара. Шулай да аларның биисе, күңел ачасы килә. Шулай итеп, тулай тораклар янында "пятачок"лар оеша. Гармунчыларның берсе - Флүр Гайнемөхәммәтов "Ләззәт" татар инструменталь ансамбле оештырып җибәрә. Соңыннан ул гаилә ансамбленә әверелә.

Наил Нуретдинов театр сәнгатен үстерә, анда яшьләр күп йөри, күбесе үз парын таба. Ә сөенечлесе шул: бер пар да аерылмый. Әдәби-музыкаль кичәләре дә уздырыла. Ул талантларны ачу, яшьләрне милли сәнгатькә тарту, сәләтлеләрне барлап-әзерләп, зур сәхнәгә чыгару, халыкка күрсәтү, татар халкын дөньяга танытачак яшьләрне үстерү белән хыялланып, яна. Шулар хакында фикердәшләре Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдинов белән дә уртаклаша. "Эх, шундый кичәләр оештырасы иде. Алар тамашачы үзенә рухи азык алырга, талантлар илһамланырга, тормышта дөрес юл табарга, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә карата мәхәббәт уятырга, яшьләрне уятырга, табыштырырга, кавыштырырга сәбәп булыр иде", - ди ул. Шул рәвешле, яңа мәдәни оешмага нигез салына. Наил Нуретдинов аңа "Җидегән чишмә" исемен тәкъдим итә. Әдәби-музыкаль берләшмәгә нәкъ менә шушы исемне бирү Наилнең иҗади канатларын талчыктырмый кагарга ярдәм иткән Гомәр Бәшировка рәхмәт сүзе дип аңларга мөмкин. Җиде улаклы Җидегән чишмә тәнгә сихәт бирсә, сәхнәдәге "Җидегән чишмә" җанны дәваларга тиеш иде.

Шулай итеп, 1967 елда Ыкны, чишмәләрне саклап калырга омтылыш ясаган сәяхәт, 1982 елда Түбән Камада "Җидегән чишмә" кичәләре булып калкып чыга. Әлбәттә, бу символик исем. Афишалар языла. Язучы Рахмай Хисмәтуллин "Җидегән чишмә"нең җиде өлештән торган тасвирламасын яза: җыр ләйсәннәре, шигърият чишмәләре, театр нуры, нәфис сүз бизәкләре, тарих моңнары, бию очкыннары һәм күмәк уен үрнәкләре.

Кичәләр ике өлештән торырга тиеш була. Беренче өлеш сәхнәдә үтә, икенчесе фойеда кичке уеннар булып дәвам итә. Бу яшь тамашачыны җәлеп итү өчен эшләнә. Флүр Гайнемөхәммәтов, "Ләззәт" ансамбле белән зур залларда чыгыш ясарга теләген белдереп, Наил Нуретдиновка килә һәм кичәнең икенче өлешен оештырырга алына. Аңа хатыны Рәзинә ярдәм итә. Беренче уеннарны оештыруда Кифая Галиева булыша. Шушы тарихи башлангычка үзеннән өлеш кертү Флүр Гайнемөхәммәтовка, әлбәттә, мәртәбә.

Беренче кичә 1982 елның 22 гыйнварында, "Җидегән чишмә" афишасы астында Техника йортында үткәрелә. Гомумән, беренче кичәләр театр артистлары ярдәме белән оештырыла. Тамашачы җыю җиңел булмый. Театр артистлары тулай тораклар ишекләрен шакый, чакыру билетлары өләшәләр. Башта ул айга ике мәртәбә булса, соңыннан айга бер тапкыр уздырыла.

27 ноябрь, 1982 ел. "Җидегән чишмә"нең "Уяныгыз, милләттәшләрем!" дип исемләнгән кичәсенә Казаннан шагыйрь Әхмәт Гаделне, композитор, җырчы Мәсгуть Имашев, Риф Гатауллин, Мингол Галиевны чакырыла. Зал тулы, чөнки кунаклар танылган кешеләр. "Җидегән чишмә" җанлы, көчле алкышлар астында уза, ләкин соңыннан каршылыклар барлыкка килә. Шагыйрь Әхмәт Гадел "Тыкшынмагыз" шигыре белән югарыда утырган берәүне чеметеп ала. Кемнеңдер шикаяте аркасында Наил Нуретдиновны КГБга чакырталар. Милләтчелектә гаеплиләр, куркыталар. "Җидегән чишмә"не ябарга кушалар. Шактый уйланганнан соң, Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдинов бер фикергә киләләр: "Җидегән чишмә"не саклап калу өчен, аның советын төзергә. Аның составында партия әгъзалары, клуб җитәкчеләре булырга тиеш, рәисе итеп шәһәрдә хөрмәтле җитәкчене сайларга. Фикер йөртәләр: афишалар "Нефтехимик" клубы аша бастырыла, театр "Нефтехим" производство берләшмәсе балансында, кичәләрнең чыгымнары театр аша үтә. Димәк, рәис тә химкомбинаттан булырга тиеш. Андый кеше бар - социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Сибгатов Мәсгуть Сибгат улы. Ул театрга даими рәвештә ярдәм итеп тора. Наил абый, эш буенча йомышы төшсә, аңа йөгерә. Азат Зыятдинов та аны яхшы белә. Мәсгуть ага белән шул хакта сүз була. Ул ризалыгын бирә. Беренче утырышта 17 кешедән торган совет оештырыла. Алга таба "Җидегән чишмә" кичәләре өчен җаваплылыкны Наил Нуретдинов кына түгел, бөтен совет күтәрергә тиеш була. Рахмай Хисмәтуллин - сценарий, Наил Нуретдинов режиссура өчен җавап бирергә тиеш. Азат Зыятдинов милләтебезнең танылган шәхесләре белән эшли, аларны кичәгә чакыруны үз өстенә ала. Ул Сибгат ага Хәкимнең 70 еллык юбилей кичәсен Түбән Камада да үткәрү өчен зур тырышлык куя.

Тора-бара "Җидегән чишмә"нең дәрәҗәсе үсә, даны еракларга тарала, Муса Җәлил премиясенә дә лаек була. Аның үз юбилей кичәләре дә үткәрелә: 10, 15 ел... Туган көне итеп 1981 елның 3 декабре алына. Бу - алда телгә алынган Сибгат Хәкимнең юбилей кичәсе. Дөреслекне яратучы Наил Нуретдинов моның белән килешмәде, авыр кабул итте, йөрәге әрнеде, җаны риза булмады. "Әгәр бүгенге тарихны бозабыз, алдашабыз икән, ничек инде ул тарихны башкалар үз максатларына яраштырып бозмасын, үзгәртмәсен?!" - дип өзгәләнде.

Йөрәккә шау-шу кирәкми -

Йөрәккә тынлык кирәк;

Йөрәккә ялган кирәкми -

Табигый ныклык кирәк.

2016 елның 29 апрелендә, шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан, "Җидегән чишмә" берләшмәсе оешуга 35 ел тулган көн зурлап, Халык иҗаты йорты залында билгеләп үтелде. Соң булса да, Наил Нуретдиновның да сәхнәдән исеме телгә алынды, миңа - аның хатынына чәчәкләр тапшырылды, башыма махсус чигелгән түбәтәй кидерделәр. Ләкин, ни кызганыч, бүген "Җидегән чишмә" саеккан, челтерәп акмый, чөнки эшләрен акча белән бәяләмичә, милләткә хезмәт итәбез, дип, йөрәк җылысын салган, янган-көйгән милләтпәрвәр егет-кызларыбыз тынып калды... Әйе, заманасы башка шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"