Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Кәстрүл төбендәге записка

Әтиебез - Александр Асанов үз гомерендә күпне күрде, күпне кичерде. Аңа ГУЛАГ лагерьларында да, Ленингард блокадасында да булырга туры килә. Әтиебез хакындагы күңел өзгеч хатирәләр бүген дә йөрәк түрендә. Әтиебез Иске Мәлкән авылында зур крестьян гаиләсендә туа. Башта үз хуҗалыкларында эшли, соңыннан авыл советы секретаре була. 1930 нчы елларда Минзәләдәге...

Әтиебез - Александр Асанов үз гомерендә күпне күрде, күпне кичерде. Аңа ГУЛАГ лагерьларында да, Ленингард блокадасында да булырга туры килә. Әтиебез хакындагы күңел өзгеч хатирәләр бүген дә йөрәк түрендә.

Әтиебез Иске Мәлкән авылында зур крестьян гаиләсендә туа. Башта үз хуҗалыкларында эшли, соңыннан авыл советы секретаре була. 1930 нчы елларда Минзәләдәге Райпрофсоветта хезмәт куя, Зөбәердә колхоз председате эшен башкара. Соңрак Шөгер Райпотребсоюзына өлкән товоровед итеп билгелиләр, анда ул 1937 нче елның 6 ноябренә кадәр хезмәт куя. 6 ноябрь көнен безнең гаилә бик яхшы хәтерли.

Ул көнне әтиебез вогоннардан йөк бушатуны оештырырга дип Клявлино станциясенә чыгып китте. Кич белән безнең өйгә өсләренә күн кожан һәм башларына капюшоннар кигән өч ир-ат килеп керде. Әтинең кайтканын көтеп утырдылар да, ул кайткач, аңа да шундый ук кожан кигереп, үзләре белән алып киттеләр. Икенче көнне килеп, өйдәге мөлкәтне барладылар.

Ике атнадан соң әниебез әти янына милициягә барырга уйлый. Ит белән бәрәңге пешереп, аны кәстрүлгә сала, ипи дә кисә. Әтине күрергә дип әни белән икәү киттек. Милиция бинасы янына барып җиткәч, капка төбендәге милиционер безне куа башлады. Ә эчтәрәк - ишегалдында, тагын берсе кизү тора иде. Анысы: "Баланы керт!" дип алда торганына кычкырды. Передачаны тикшергәч, мине бер өйгә алып керделәр. Анда ике кеше - әтием һәм тагын бер абый утыра иде. Әти тиз генә кәстрүлдәге ризыкны ашады да, калганын иптәшенә бирде. Ул ашаган арада, әти тиз генә записка язып, аны кәстрүл төбенә бәрәңге белән ябыштырып куйды.

Милиция бинасыннан ерагайгач, әнигә записканы күрсәттем. Анда: "Соня, тиз генә җыеныгыз да, туган якка кайтып китегез. Сиңа Каракалы авылы председателе ярдәм итәр."

Әни төнлә арбалы ат юллап кайтты да, апа белән мине алып юлга кузгалдык. Төнлә урман арасыннан, чокыр-чакырлардан озак бардык. Шул рәвешле әнинең авылына кайтып җиттек.

1938 елда әтидән "Кайтам" дигән телеграмма килде. Әти белән бергә җиде кешегә суд булган. Әтине хаклы дип тапканнар. Әлеге эшнең асылы шунда: әти товоровед булып эшләгәндә вогон белән капчыклы тоз килә, бушатканда берничәсе пычрана. Шушы эштә гаепле дип табылган кешеләр халык дошманына әверелә.

Әти безнең янга кайтып колхозга гына эшкә урнашкан иде - кабат милиционерлар килеп, аны билгесез юнәлештә бездән аерып алып киттеләр. Бу юлы аңа ГУЛАГ лагерьларында булырга туры килә. 1942 елда әтиебезне кабат хаклы дип табалар һәм шуннан туры фронтка озаталар. Фронтта аңа Ленинград өчен сугышта катнашырга туры килә, берара яраланып госпитальда да ятып чыга. Бәхеткә каршы, дәһшәтле сугыштан да исән-имин әйләнеп кайта ул.

Сугыштан кайткач, шәһәр финанс бүлегенә баш инспектор булып эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. 1988 елда каты авырудан соң вафат була.

Автор өстәмәсе

Әтинең орден-медальләре күп иде, ул аларның һәрберсен кадерләп саклады, алар белән горурланды. Үзе үлгәч тә, аларны үзе янына кабергә салырга кушып калдырды. Ләкин без алай эшләмәдек, чөнки кабер эчендә артык әйберләр булырга тиеш түгел. Орден-медальләрен, хәрби билетын, мактау кәгазьләрен һәм котелогын музейга тапшырдык. Әлеге истәлекләр өчен иң ышанычлы урын - музей.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"