Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Минзәлә театры шәхесләре

Минзәлә театрында гына түгел, республикада зур вакыйга булды Мулланур Мостафинның театрга режиссер булып кайтуы. Зур өметләр, иҗат өчен дәрт өстәде ул коллективка. Сабир Өметбаев үзе Мәскәү тиңелтен Мәскәүгә барып алып кайтсын әле! Бик чибәр, ипле күренә башкаладан кайткан егет. Сабир ага начар кеше алып кайтмас. Шуңа Мулланур Хәмзичнең дәрәҗәсе алдан...

Минзәлә театрында гына түгел, республикада зур вакыйга булды Мулланур Мостафинның театрга режиссер булып кайтуы. Зур өметләр, иҗат өчен дәрт өстәде ул коллективка. Сабир Өметбаев үзе Мәскәү тиңелтен Мәскәүгә барып алып кайтсын әле! Бик чибәр, ипле күренә башкаладан кайткан егет. Сабир ага начар кеше алып кайтмас. Шуңа Мулланур Хәмзичнең дәрәҗәсе алдан ук бер башка үсеп китә, коллектив аңа тулаем ышана, таяна, араларына җылы кабул итә. Иҗатын М.Фәйзинең "Галиябану"әсәреннән башлап җибәрүе дә нәтиҗәле булды.1956 ел иде бу.Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншина, Мөхит Кичубаевларның янып торган, иҗади югарылыкка күтәрелгән чорлары.

1957 елда Мәскәү каласында уздырылган әдәбият һәм сәнгать декадасына яшь режиссер сәхнәләштергән әсәр баруы һәм халык тарафыннан кайнар хисләргә күмелеп каршы алынуы яшь иҗатчыга, сүз дә юк, канатлар куя. Алдагы көннәрдә җиң сызганып эшкә - иҗатка чума Мулланур.

Казан театр училищесын бергә тәмамлаган курсташы Мөслимә Гарифуллина Мулланур Хәмзичның уку елларын аның акчасызлыктан бүрекләр тегеп сатуын, ачлы - туклы яшәп укуын,тырыш, намуслы, ярдәмчел булуын кат - кат искә ала иде." Мулланур Мәскәүгә А. Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык бүлегенә, атаклы Ю.Завадский курсына укырга керүен ишеткәч тә гаҗәпләнмәдек, максатчан икәнен белә идек. 1951 ел ич бу.Мамадыш районының картага да кермәгән кечкенә Көек Ерыкса авылында туып ярлы гаиләдә үскән егет өчен акыл җитмәслек уңыш инде бу. Мәскәүгә бару түгел, ул чорда авылдан район үзәгенә дә барып җитәлмәгән заман бит бу. Ләкин тырыш, чырыш Мулланур барлык авырлыкларны җиңеп, яхшы билгеләренә генә тәмамлый укуын. Ул Мәскәүдән кала кешесе булып кайтты, аның тормышка карашы, фикер киңлекләре безнекеннән күпкә аерыла иде. Гомер буе интеллигент булып калды. Горур, кыю, белемле, алдагы берничә елга планнары әзер иде." Мөслимә апа дәвам итә:" Әйбәт кенә репетицияләр ясап ятабыз, безгә бурычлар йөкли дә Мулланур юкка чыга. Бер дә андый гадәте юк иде. Ул чорда театр район мәдәният йортында өйдәш булып эшли - үз бинабыз юк. Клубта да эш кайный. Казаннан бию куючылар килгән, ә Мулланур аларның ансамбленә биергә йөри икән. Тирләп - пешеп килеп керер иде безнең янга, кыскасы, барысына да өлгерде ул. Ул куйган әсәрләр сәхнәдә зур уңыш белән уйнала, халык шашып йөри. Артисларга күпме дан -шөһрәт алып килде ул чыгарган спектакльләр. "

Мин дә аны күптән беләм, бик күптән. Мине укыткан режиссер Әгъләмов Гәрәй Галимханович белән бергә укыганнар алар Мәскәүдә.Икесе ике холыклы. Гәрәй абый яшен уты кебек, берәүгә дә тынгы бирми, дөрләп тора иде, иртә янып бетте шуңа да. Ә Мулланур абый...Ипләп кенә, тавыш - тынсыз гына иртүк театрга килә. Аны беркем күрми , ул беркемгә кырынлык китерми. Артистлар составы эшкә җыелганчы бөтен вак - төяк сорауларны, театрның көнлек проблемаларын хәл итеп, иҗатка чумарга әзер булыр иде. Икенче катта урнашкан баш режиссер бүлмәсе яныннан аяк очларына гына басып узабыз. Ул бүлмәгә керү сирәк кешегә тәти.. Өлкән, хөрмәт казанган артистлар да ишек кагып, рөхсәт сорап кына керә бу ишек артына. Бервакыт, без, яшьләрне җыйды Мулланур Хәмзич. Ул бүлмәнең матурлыгы, андагы китап, сувенирлар, стена тулы диплом, грамоталар, артистлар фотолары, стенада укытучысы Ю.Завадскийның портреты. Ә өстәл өстендәге тәртип! Баш режиссер кабинеты менә нинди була икән!

Театр арбасын гомере буе төптән җигелеп тартты, күп эшлим, бүтәннәр дә чиләнсен, димәде. 3- 5 ел саен Казанга отчет гастрольләренә унар спектакль алып барабыз - Казан кырмыска оясына ошап кала. Күч купкандай гөжли. Айларга сузылган гастрольләрне тагын озайталар. Мулланур Хәмзич дан - мактауның тәхетендә булыр иде.Таҗлы булса да эреләнмәде. Тәнкыйтьчеләр сүзенә бик әһәмият бирмәде бугай ул, үзем дә беләм, дигәндер инде. Ә тәнкыйть каты иде элек. Мәскәү - Ленинградлардан җыелалар, сүтеп җыялар иде әсәрләрне. Артистларны елатканчы тәнкыйтьлиләр. Нинди чаклар булган! Ә Мулланур Хәмзич дуслары белән аралашты, киңәшләште, бөтен режиссерлар белән дус иде ул. Һаман яңа яшь талантлар эзләде, үстерде, үсендерде.

Ачык йөзле, татлы телле, каты куллы иде ул.Кул астындагыларга ихтирам хисе белән, олылап карый белде. Тиз уртак тел тапты.. Ничә карама әле язучылар, әле композитор, рәссамнар белән очраша. Иҗат учагын дөрләтә белде Хәмзич. Бер карыйсың - базада спектакль куя, икенче карыйсың, республиканың районнарында гастрольдә булган бригада янына килеп җитеп репетицияләр ясап әсәрне үз урынына утыртып китә. Туган телгә хөрмәт тәрбияләү беренче урында торды аның өчен. "Дөрес сөйләшегез. Начар сөйләм белән бөек әсәр, фикерләрне дә бозарга мөмкин, яки гади генә җөмләләрне дә күтәрергә була",-дия иде. Гадел, тугры карашлы режиссерның театр коллективы иҗатын халкыбызга, читтә яшәгән милләтттәшләргә дә танытасы килде. Үзбәк калалары, Ленинград, Ижау яклары безнең артистларны алкышлады, гастрольләр картасы киңәйде. Ленинград дигәннән, артистлар Эрмитажда йөри икән. Илүсә апа Бәдриевалар залда Әгерҗе районы Көчек авылыннан килгән танышларын очраткан."Мулланур Хәмзич, карагыз әле, көчекләр, ди икән. Мостафин борылды да"Ошаганнар",- дип тыныч кына китеп барды, ди. Соңыннан, залдагы кешене түгел, музейны карарга кирәк, кайчан күрәсез әле моны кабат, дип ачуланып ташлады, дип сөйләгән иде Илүсә Әхмәтовна.

Театрны танытуда, дәрәҗәсен үстерүдә Мулланур Хәмзә улының хезмәте, тырышлыгы бәяләп бетергесез. Ул баласы кебек тәрбияләп күпме артист үстерде, мактау - дәрәҗәләргә күмде.Өлкәннәр аеруча яраталар иде аны.Үзе дә тирән хөрмәт күрсәтә, зурлый, аларга исем- отчество белән дәшә яки ханым яисә ага дип мөрәҗәгатъ итә. Берчак репетиция бара. Оркестр белән кемнедер җирлиләр, театр яныннан узалар, сирәк иде үлем- китем ул чак. Хәдичә ханым Сәлимова репетициядән туктап:"Менә кешене ничек зурлыйлар, безне белүче дә булмас әле",-ди. Шунда Мулланур Хәмзич артистканы тынычландырып:"Хәдичә ханым, үлегез генә, ефәккә төреп күмәрбез",- димәсенме! Хәдичә апа бу сүзне үзен зурлау дип түгел, туйдырдымммени дип кабул итеп бик озак үпкәләп йөри. Мулланур абый гел, сүзегезне чамалап сөйләп, авызыгызны үлчәп ачыгыз, дияргә ярата иде. Ярата иде үзен - үзе жәлләми эшләгән артистларны. Без яшьләрне аерым алып кала, һәр авазның, иҗекнең яңгырашын аңлата, тыңлата.Сәхнә кануннарына төшендерә, җаеңны таба, тырышлыгыңны күреп алса өстәп - өстәп мисаллар бирә.болар берсе дә эш сәгатендә эшләнми. Иртә я кич. Чөнки репетиция ноктасына кагылырга ярамый иде. Тыйнак, сабыр бу кеше репетициядә синең эленке - салынкы йөргәнеңне сизсә елатыр дәрәҗәгә җиткерерлек каты бәгырьлегә әверелә, сәхнәдән куып чыгарырга мөмкин, туздырып кабат чакырып кертә.Елап торасыңмы, синең эшең режиссер куйган бурычны үтәргә, сәхнәдә бер секунд та буш тормаска тиешлегеңне кат - кат аңлата.Салкын борын белән сәхнәгә кермәгез, ул изге җир, әзерлек сорый артисттан. Иренсәгез, әнә, башка профессия сайлагыз, көне -төне үз өстегездә эшләсәгез генә артист була алырсыз, онытмагыз, дия иде. Тыңлата белде, көчле иде. Республикада да аны көчле режиссер буларак таныдылар, хөрмәт иттеләр. Академия театры репертуарындагы К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", Х.Вахитның "Соңгы хат", "Ике килен - килендәш" спектакльләрен Минзәлә театры да сәхнәләштерә һәм алар гөрләп бара. Һәр көчле театр белән терәшерлек мөмкинлеге бар иде коллективның. Бу да Мулланур Мостафин тырышлыгы.Пөхтәләп артка тарап куелган озын, кара күпереп торган чәчләреннән, берсеннән - берсе яхшы костюмнарыннан, үзен - үзе тотыш - кыяфәтеннән затлылык бөркелеп торыр иде. Мулланур Мостафин Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнгән. 1956 елдан 1967 елга кадәр режиссер, 1967 елдан 1982 елга кадәр театрның баш режиссеры, 1960- 1967 елларда театр директоры вазифаларын үтәгән шәхес.

М.Х.Мостафин ил башлыгы М.Ш.Шәймиев белән яхшы таныш. Минзәләгә килгән саен М.Ш.Шәймиев М.Мостафиннан аның сәламәтлеге, яшәү рәвеше белән кызыксына.Ә Мулланур абый тыйнак кына, бар да яхшы дип елмаеп тора. Аянычлы булды шул картлыгы. Ялгыз гомер кичерде. Зур дәрәҗәләр алган режиссерыбызның мескен карт көненә калуы кызганыч иде. Шулай инде, картлык барыбызга да килә, хәере белән килсен. Театр директоры Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов кулыннан килгәнчә ярдәмнәр оештырды. Сезонлап өстен - башын карады, пөхтә итеп киендерер иде, йортын ремонтлап бирде театр Әледән - әле яшьләрне җыйнап өен җыештырып, бакча - ишек алларын тәртипкә салып кайталар идею Бичара, сукырайды шул хөрмәтле Мулланур Хәмзич. Картлар йортына урнаштыргач та үзенең олпатлыгын югалтмады. Янына йорт ризыклары пешереп баргаладык, еш булмаса да, күрмәсә дә тавыштан таный. Монда тамак тук, берни кирәкми, авырыксынмасагыз сөйләшеп утырырга килегез, дия иде. Соңгы тапкыр май аенда булдым янында. Җитәкләп картлар йортының бакчасына алып чыктым. Түбәтәен кигән, костюмнан булды гел. Түшендә Фазыл абый (ул театрда электрик иде, мәрхүм инде) ясап биргән маска- значок. Шау чәчәктә күмелеп утырган алмагачы астында артлы эскәмиягә сөялеп утырды. Улы Газинурны, оныкларын искә алды. Театр турында сорашты. Ничә килсәң дә артистларны берәм - берәм сорап кызыксынды. Робертка рәхмәт әйтте. Саклагыз ул егетне, бик теләп, тырышып эшли, ярдәм итегез, диде. Дөнья мәшәкатьләре бит, бераз утыргач кайтырга кузгалдым. Әйдә озатып куям бүлмәңә, дим. Һава сулыйм әле, дип, утырып калды. Саубуллашып бераз киткәч борылып карадым. Ап - ак алма чәчәкләре арасында ап - ак чәчле бөрешеп утырган режиссерыбыз бик кызганыч иде. Елый - елый кайтып киттем.Бүтән бара алмадым. Бәлки ул миннән яклау көткәндер. Үзем өлкән яшькә җиткәч кенә уйланам ул хакта. Сабир Өметбаевның дәвамчысы буларак хезмәте таркалмады, ул куйган бурычлар бүген дә үтәлеп бара. Гомерләр кыска шул. Кеше үз кадерен үзе белергә тиеш. Арадан киткәч аларны яхшы сүз белән искә алу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"