Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина

Нәсимә апа белән минем кызыксынуым күптән. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга тырышуым (омтылуым) гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына ошатып сөйләшүләр дә булды. Ә тавышы...

Нәсимә апа белән минем кызыксынуым күптән. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга тырышуым (омтылуым) гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына ошатып сөйләшүләр дә булды. Ә тавышы матур Нәсимә апаның. Бер тыңлыйсың колакларны иркәли торган назлы, ягымлы, икенче тыңлыйсың көйсез, дорфа иркә тавыш ишетелә, аналарны уйнаганда аны гел танымыйсың. Ул үзгә. Сөйләме, тавышы йөрәккә үтеп бәгырьләрне телә, күзгә яшь тула. Эшләтә белә Нәсимә апа тавышын.

Театрга эшкә килгәч минем ничек дулкынлануымны, бу сәхнә остасы белән бергә эшләү, аның безгә биргән киңәшләрен тыңлауның нинди зур ләззәт икәнен белсәгез иде сез. Инде бу легендага әйләнгән артистка белән бер сәхнәдә партнерлар булып уйнау үзе олы бәхет. Сәхнәдәге кимчелекләрне сак кына, күңелеңә кереп калырлык итеп әйтә белүе генә дә ни тора. Миңа ул: "Сөйләгәндә нәрсәгә тавык тары чүпләгән кебек башың белән чукып сөйлисең"- диде. Бар да аңлашылды. Бу сүз гомерем буе исемдә калды. Театрның өлкән артистлары арасында безнең иң яратканыбыздыр ул. Беркемне тикшерми сөйләми, гайбәттән ерак тора. Гайбәтчеләрне сөймәде ул. Һәрберебезгә шәхес итеп, кеше итеп карый белде. Безгә ул : "Сабыр булыгыз, уйлап сөйләгез, кешенең хәтерен калдырудан сак булырга кирәк", дия килде. "Синең тавышың Нәсимәнекенә охшаган, әллә кызымы?"- диючеләр бар иде миңа. И сөенә идем шуңа, менә кемгә охшаталар, горурлык бит бу. Юкка - барга үпкәләми иде ул, кыен хәлләрне, авыр сүзләрне уенга әйләндереп уздырып җибәрә белде. Аннан көнләшәләр, ул игътибар үзәгендә. Гомумән аның турында бөтенесе бергә һәм кинәт сөйли башладылар. Минзәләнең артистлары көчле һәр урын тулы. Ә менә Нәсимә төсле артистка юклыгы ачыклана. Аның яшь, самими, буйсынучан һәм ышанучан, назлы һәм йомшак күңелле героинялары кирәк иде. Ул үзе дә тормыш сөючән , шук, җырга-биюгә сәләтле. Тыйнаклыгы, эчке сөйкемлелеге рольләрендә дә күренә, сәхнәдәге эчкерсезлеге белән тамашачыларны бик тиз үзенә җәлеп итә.

Актаныш районы Пучы авылында туып үскән ятимә кыз Казан каласына килеп бик авырлык белән укый башлый. Курс җитәкчесе Кәшифә Тумашева рәхәтләнеп көлә аның сөйләшүләреннән. "Кояш"-дип атап йөртә ул сәләтле студенткасын. Училище директоры - Сәет Булатовларда фатирда тора. Кер уа, идән юа, җыештыра. Өй эшләре тулысы белән аның җилкәсендә. Аякларына кияргә юньле чүәкләре дә юк аның. Хуҗабикә Рәшидә Таминдарова, аны кызганып, киелгән булса да үзенең туфлиләрен бирә. Ләкин кыш җиткәч туфли белән күпме йөреп була, җитмәсә табаннар да тишелә. Чит җирдә ачлыгы да катырак, рәхимсезрәк бит аның. Түзалмый укуын ташлап кайтып китә, Нәсимә. Ә 1946 елда Минзәлә театрына эшкә урнаша ул. Сынау шарты белән алалар. Бу өметле, булдыклы кызны тиз күреп ала режиссер. Репертуарны аны күздә тотып төзи башлыйлар, гел җырлы-моңлы рольләр Нәсимәгә бирелә. Театрның әйдәп баручы артисткасына әйләнә. 38 елдан артык сәхнә эшчәнлегендә 100ләп роль иҗат итә ул. Алар бүген дә тамашачы хәтерендә саклана. Республика тарафыннан коллективка зур ышаныч белдерелә. М. Фәйзинең "Галиябану", Ю.Әминовның "Язылмаган законнар" спектакльләре белән 1957 елда Мәскәүгә декадага әзерләнә Минзәлә театры.

Галиябану ролендә

Фәридә ролендә

"Галиябануны" Казаннан килеп Р.Тумашев сәхнәгә куя башлый. Мулланур Хамзович Мостафин Мәскәүдән укып бетереп кайта һәм "Галиябануны" ул диплом спектакле итеп куеп бетерә. Мәскәүгә китәр алдыннан коллектив репетицияләрне Казанда уздыра. Ныклы, төпле әзерлек бара. Нәсимә апа белән Әнвәр абыйны (Галиябану-Хәлил) җырларга А.Ключерев үзенә өенә дә чакыра. Көн саен җыр, бию, хәрәкәт. Репетицияләр бик көчле уза. Кинәт каты авырып Нәсимә апа (Галиябану) больницага эләгә. Аңа операция ясыйлар. Шул авыр хәлдә дә спектакльләрне өзми. Мәскәүгә очасы самолетка носилка белән китерәләр аны. Казанның танылган артисткалары: "Китте инде Минзәлә театры бер олау почык борынлы кызларын төяп Мәскәүгә",- дип көлеп тә калалар. Ни гаҗәп ул чор артисткаларының чыннан да барысының да борыннары кечкенә-почык. "Галиябану" спектаклен урамга җыелып, аягүрә басып тыңладык авыл белән. Чөнки радио бөтен кешедә дә юк. Ә урамда кычкырып сөйләп тора."- дип сөйли халык.

Аягүрә басып сәламли Мәскәү тамашачысы Минзәлә театры спектакльләрен. СССР хөкүмәте тулы составында диярлек спектакль карарга килә.Никита Сергеевич Хрущевның, полководец Жуковның залда булуы - унлата җаваплылык өсти артистларга. "Ышаныч, ныклык та бирә, безнең хезмәт кирәкле, ил башлыклары да кызыксына безнең театр , татар сәнгате белән дигән уй күзгә яшьләр китерә. Бу кадәр зур кунакларны, шыгрым тулы залларны күреп без каушыйбыз. Ул спектакльнең матур баруы, Мәскәү тамашачысына ошавы радио аша да аңлашылып, ишетелеп торды. Халык кул чаба, "бис" кычкыра. Аңлатып бетерә алмаслык горурлык кичердек театрыбыз өчен дип искә ала ул елларны өлкәннәр. Безгә ямьсез итеп грим салдылар Мәскәү гримерлары. Бер-беребезгә карыйбыз, "әбәү" ничек чыгарга сәхнәгә? Тәрәзәдән Хәлилне җырлап озаттып. Ул пәрдә артында миңа борылып карады да, өйзләрен чытып, кулларын болгап син ямьсез дигән кебек кереп китте көлеп. Ә спектакль беткәч тамашачы сәхнә артына агыла, каян таптыгыз мондый чибәр кызлар, берсеннән-берсе матур бит болар дип соклануларын белдерәләр. Ерактан гүзәл итеп күренә торган грим салганнар икән безгә оста гримерлар. Ә Нәсимә апа тагын искә ала: "Хәлилне аткач, аның өстенә капланып яшь түгәм, елап өзгәләнәм һәм миңа җыр башларга кирәк. Оркестр ике кат уйный инде, ә мин берни эшли алмыйм, тавышым чыкмый, тыным кысылган, йөрәгем авызыма менеп җиткән, күзләремдә күрми диярлек! Ярсып үксим, һәм күзләрем дирижер Александр Ключерев белән очраша. Аның карашында ялвару, үзем дә сизмәстән үксүем җырга күчә, халык тып-тын. Нигә бер авыз ишетелсен. Спектакль тәмам. Кул чапмыйлар. Залда үлем тынлыгы. Аптырап башымны күтәреп залга карыйм. Көчле ташкын, җил-давыл булып алкышлар яңгырый башлый. Тамашачыны тыеп булмый. Без инде ничәмә-ничә кабат барып баш иябез. Алар аяк өсте басып кул чаба. Бу чыннан да зур җиңү иде. Татар театрының Мәскәүдәге җиңүе."

Б.Нушич Иң гади кеше 1964ел Рольләрдә Җиһангир һәм Нәсимә Җиһаншиннар

"Язылмаган законнар" да тиңдәшсез Фәридәсе "Галиябанудагы" алыштыргысыз Галиябануы өчен Нәсимәгә РСФСРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелә. Ул вакытта аңа нибары 31 яшь була.

Хезмәттәше , Татарстанның атказанган артисткасы Мөнәвәрә ханым Нигъмәтҗанова: "Нәсимә театрның иң талантлы артисткасы, бик нечкә күңелле, кешелекле, ярдәмчел. Дуслыкка тугры, дөреслекне яратучы, фикерләрен яшерми ачык итеп әйтеп бирә. Мин аңа сокланып яшәдем. Аның сафлыгына, самимилегенә сокландым. Хәзер дә аны сагынып яшим"- ди.

Нәсимә апа зур сәнгать мәктәбен Сабир Өметбаев кулында уза. Ул тәҗрибәле артистка. Аның уенында ясалмалылыкның эзе дә юк. Һәр хәрәкәтенә төгәллек, табигыйлык хас. "Апаем" - дип җырлап кына дәшә. Үзен тыңлата белә. Сиңа ышанычлы дус итеп карый. Маҗаралы кеше булды ул.

"Кышкы гастрольләр . Чатнама суык. Авылдан-авылга күчәбез көн дә. Айлар бер-бер артлы берсе артыннан икенчесе бара. Әйбер декорацияләрне урнаштырабыз чанага., үзебез җәяү барабыз ат арымасын дибез инде. Нияз улымның ими баласы чагы. Биләүгә биләп баланы чанага салып юлга чыгабыз. Менә яр буйлап узганда арттагы ат алдагы чананың саламын ашарга борынын төртә, төртә башына эләгеп биләүдәге бала күтәрелеп асылынып кала. Куркып ат башын чайкый, тәртә башындагы бала ычкынып ярдан түбәнгә тәгәрәп төшеп китә. Төргәк нәкъ бәке авызына җитеп туктап кала. Юлаучылар "ах" итә. Нәсимә апа куркудан боз өсләп йөгерә. Бәке янына утырып баласын күкрәгенә кысып озак елый ул.

Гомумән Нәсимә апа кызык хәлләргә еш эләгә. Әгерҗе районында спектакль бара. Сәхнә кырына атлаган оңгайга Нәсимә апа юкка чыга . Сәхнә алдында ук аннан-моннан гына капланган тишеккә туры килә ул. "Нәсимә", - дигән тавышка бик түбәннән, пәрәвезләргә уралып беткән Нәсимә ханымның "әү, мин монда" дигән зәгыйф авазы ишетелгәч тартып алалар үзен.

Җиһангир һәм Нәсимә Җиһаншиннар

Умырып ат та тешләде инде аны. Зәңгәрләнеп чыккан күкрәген, култык асларын күрсәтеп, "урман ташучы атны красивый, умный дип ялыннан гына сыйпаган идем, яхшы сүзгә күнекмәгән бугай, тешләде дә алды", - дип уенга борды.

Фатир сорап кергән йортта базга да төшеп китте инде ул.

Мунча ләүкәсендә тазга кереп утыргач шуып китеп, баскычларны саный-саный аякларын алга сузып юыну бүлмәсенә дә очып чыккалый. Урамда таю, батып керүләр , гөмбәгә баргач адашу, урамда аны сөзгәк үгез куып йөрү, суга бату. Бар да аныкы.

Кайда гына булса да матур итеп киенеп, чәчләрен җилфердәтеп, үкчәле түфлиләре белән терт-терт басып йөреп тора. Театр бусагасын атлаганчы сумкасын ачып чүпрәген ала да түфлиләрен чистартып сөртә, аннан гына театрга уза. Безгә дә үрнәк бит бу. Өрфиядәй нәфис, нәзәкәтле бу сылу ханым сәхнәгә чыгып басуга серле сәхнә утлары да яктылыкларын җуя, гүзәллек алиһәсенә сокланып җемелдәшә башлый кебек. 90 яшькә җиткән бу хөрмәтле артисткабызга куанычлы көннәр телибез. Балалары, оныклары сөендереп, куанычлар гына китереп торсын.

Яратабыз сине Нәсимә апа, яратабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"