Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
История

Сугыш чорында район китапханәләре

Сугышка чаклы республикабызның һәр районында диярлек район китапханәләре, ә күпчелек авылларда мөстәкыйль эшләп килүче яки клуб учреждениеләрендә урнашкан китапханәләр эшләгән. 40нчы елларда китапханәләр эше тагын зур темплар белән үсәргә тиеш була, ләкин Бөек Ватан сугышы планнарга үзгәреш кертә. Марсельеза Липина, үзәкләштерелгән китапханәнең методик бүлек мөдире Сугышның беренче көннәрендә үк илебезнең...

Сугышка чаклы республикабызның һәр районында диярлек район китапханәләре, ә күпчелек авылларда мөстәкыйль эшләп килүче яки клуб учреждениеләрендә урнашкан китапханәләр эшләгән. 40нчы елларда китапханәләр эше тагын зур темплар белән үсәргә тиеш була, ләкин Бөек Ватан сугышы планнарга үзгәреш кертә.

Марсельеза Липина, үзәкләштерелгән китапханәнең методик бүлек мөдире

Сугышның беренче көннәрендә үк илебезнең төрле регионнарында яралыларны дәвалау өчен госпитальләр ачыла, аларда китапханәләр булдырыла. Шул рәвешле китап укучылар белән эш кыр станнарында, госпитальләрдә алып барыла башлый. Китапханәчеләр фронтка җибәрер өчен халыктан җылы киемнәр, акчалар җыюда катнашалар. Халык яралыларга кайгырту күрсәтү йөзеннән, госпитальләргә китаплар тапшыра, чөнки бу чорда китапханә фондлары өчен акча бүлеп бирү, китаплар кайтару туктатыла.

Ветераннар истәлекләреннән күренгәнчә, сугыш вакытында кайбер авылларда, әйтик Куянда, китапханәләр, избачлар (китап укучы йортлары) ябылган, ә аерым авылларда, мисал өчен, Казлыкуакта, Степановка, Богдановкада киресенчә - ачылган, чөнки бу авылларда радио булмаган, халыкның укымышлылыгы да түбән, ә фронт яңалыклары халыкка барып ирешергә тиеш. Китапханәләр өчен махсус бина булмый, кулак дип сөргенгә сөрелгән авылдашлары йорты китапханә итеп үзгәртелгән. Степановка авылында избач җитәкчесе булып Котлова, ә Казлыкуакта Коршунова фамилияле ханымнар эшләгәне билгеле.

Сугыш чорында җитештерү һәм авыл хуҗалыгы әдәбиятын пропагандалауга зур игътибар бирелгән. Әлеге чор турында 1938-1970 елларда район китапханәсе мөдире булып эшләгән Мәрьям Сарбулатова түбәндәгеләрне искә ала: "Бөек Ватан сугышы чорында китапханәләр укучыларда туган иленә карата патриотизм һәм бирелгәнлек, җиңү яулауда активлык хисләре уята торган әдәбиятны пропагандалау буенча эшчәнлек алып барды. Китапханәчеләр әдәбиятны алга сөрү буенча массовый һәм үтемле чара буларак китап һәм газета-журналларны кычкырып уку, әңгәмәләр, сорау-җавап кичәләре уздыру, "Хәрби листовка"һәм плакатлар ясау кебек алымнар кулландылар. Бу чорда газеталар белән эшләү дә билгеле бер мәгънә алды. Китапханәләр янына ил эчендәге һәм халыкара мөһим булган вакыйгаларны чагылдырган үзәк һәм җирле газеталар, газеталардагы вырезкалар беркетелгән щитлар урнаштырылды. Иң күп китап укучылар булып ул вакытта хәрбиләр, белгечләр һәм мәктәп укучылары саналды."

Фәинә Ганеева да сугыш чорында район китапханәсе белән бәйле истәлек язып калдырган. Район китапханәсендә ул Муса Җәлил белән очраша. " 1941нче елның декабрь ае. Мин ул көнне ялгыш кына китапханәгә кердем һәм Мәрьям апа мине аннан җибәрмәде. Берничә минуттан Муса Җәлил килеп керде (ул Минзәләгә политукуларга килгән була) һәм өске киемнәрен салып, каләм тибрәтүчеләр белән шөгыльләнә башлады. Алар үз шигырьләрен укыдылар, ә Муса абый хаталын төзәтте, өстәмәләр кертте. Соңыннан шагыйрь стенага эленгән карта буенда аны көтеп торучы кешеләр янына килеп, фронт хәрәкәте хакында гәп кора башлады. Ул җиңү безнең яклы булачак дип, әңгәмәсен тәмамлады. Укыган китапларын тапшырды да, алга таба укыр өчен тагын китаплар әзерләп куйсыннан дип исемлек калдырды."

Хезмәт ветераны, үзәк китапханәнең актив китап укучысы О.Есина истәлекләре:"Без гаиләбез белән китап укырга яраттык. Барыбыз да китапханәгә барып, китаплар ала идек. Әниебез йорт эшләрен тәмамлагач, күзлеген киеп, китаплар укырга тотына иде. Ә китапларны аңа педучилищедан Александр Дмитриевич алып килде. Техникумда эшләгән вакытта күп нәрсәне нульдән башларга туры килде. Кабинетта да күрсәтмә әсбаплар юк. Минем белгечлек турында әйтелгән матур фикерләрне кабинетка элеп куясым килде. Китапханәдә казына торгач, бер язучының "Мин үз белгечлегемне яратам, син дә әлеге иҗади эшчәнлектән канәгатьләнү һәм шатлык алырсың" дигән сүзләрен таптым. Бер укучым әлеге сүзләрне тасмага зур итеп язып куйгач, әлеге плактны стенага элеп куйдык."

Яңа Мәлкән авылы китапханәсе

Иске Мәлкән авылында беренче китапханә кеше яшәми торган йортта бер почмак булып ачылган.

Зөлфия Равилова, Яңа Мәлкән авылы китапханәчесе

Иң беренче булып китапханәгә хатын-кыз мөдирлек иткән (кызганыч, исеме билгесез), соңыннан исә Сизов фамилияле ир-ат эшләве билгеле. Колхоз идарәсе төзелгәч, китапханәгә дә бер бүлмә бирәләр. Бу вакытта инде анда Акимова фамилияле хатын-кыз хезмәт куя, ул китаплар исәбен алып бара башлый. Шул заманда Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Л.Толстой, Мамин-Сибиряк китаплары теркәлгән.

Китапханә дә сугыш утыннан читтә калмаган. Китапханәчеләр кышкы төннәрдә, ай яктысында колхозчылар белән бергә чабагач белән ашлык сукканнар, фронттагы хәлләрне укып һәм аңлатып торганнар, төрле салымнар, фронт өчен җылы кием җыярга да авыл буйлап йөргәннәр. Халыкны заемга яздыру, аның акчасын җыю да колхоз активларына, китапханәчеләргә тапшырылган. Гомумән, нинди эшкә кушканнар - шунда барганнар китапханәчеләр. Көндезләрен арып-талып эшләсәләр дә, кичләрен избачта кычкырып китап укыганнар, урамнардан җырлап узганнар, шахта голошлары киеп, уеннарга төшкәннәр, тормыш хәлләрен уртага салып сөйләшкәннәр. Клуб белән мәктәп бергәләп концертлар, спектакльләр оештырган.

Кадрәк авылы китапханәсе

Сугыш вакытында да авылда китапханә эше туктамаган. Избач клуб каршында эшләгән.

Альбина Гарнышева, Кадрәк китапханәсе мөдире

Аның белән Әминә Мостафина җитәкчелек иткән. Сугыш вакытында бу урын халыкка яңалыклар җиткерү өчен бердәнбер урын булган дисәк дә була. Әминә апа анда сугыш хәбәрләрен, төрле яңалыкларны халыкка аңлату эшләре алып барган. Колхоз эшендә дә әлеге китапханәче һәрвакыт алгы рәттә булган.

(Материал Мария Остроумова истәлекләренә нигезләнеп язылды)

Дәвек авылы китапханәсе

Илебездә 1929 елда мәчетләр ябу, манаралын кисү хәрәкәте башлана, ә 1939 елда дин йортларын ябу турында карар кабул ителә. Ул чорда мәчетләрнең күбесе ташландык, хуҗасыз кала. Гыйбадәтханәләрдә тупланган меңнәрчә китаплар, дини һәм дөньяви эчтәлекле кулъязмалар яндырыла. Мәчетләр ашлык амбарлары, клуб, избачлар итеп файдаланыла башлый. Дәвек авылында да мәчетнең бер өлешен медпункт, икенче өлешен китапханә итеп файдалан башлыйлар. Бу 1938-39 еллар була.

Тәнзилә Нәсмиева, Дәвек авылы китапханәчесе

1941-43 елларда авылда китапханәче һәм клуб мөдире булып Мәсрәбану Хуҗиәхмәтова эшли. Ул чоры өчен укымышлы, чая, көчле оештыру сәсләтенә ия кыз була. Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә яши. Шул замандагы эше турында ул менә ниләр сөйли: "Эшли башлаганда китаплар бик аз, бер мең данәгә дә тулмаган иде. Газета-журналлар кайтмый. Мин җиде сыйныф белем белән эшләдем, соңрак Күзкәй мәктәбендә урта белем алдым. Ул вакытта укый-яза белмәүчеләр күп булганлыктан, күбрәк кычкырып укулар оештыра идек. Бик сирәк кенә райисполкомнан яңа китаплар бирделәр. Китап учеты алып барылмады. Сугыш башлангач, эшебез тамырдан үзгәрде. Колхоз эшендә эшләү белән бергә, төнлә контролер да булып йөрергә туры килде. Сугыш хәрәкәтләре турындагы хәбәрләрне авыл Советына авыл активистларын җыеп аңлаталар иде, ә без ул хәбәрләрне халыкка җиткереп бардык. Кайгылы хәбәрләр килгән фронтовикларның гаиләренә барып, аларны юату да безгә йөкләнде. Сугыш булуга крамастан, халык күңелен бераз күтәрү өчен бәйрәмнәр, концертлар оештырдым. Репетицияләр избачта була иде. Атнага ике тапкыр вечерлар да оештырылды, аның өчен гармунчы алырга Күзкәй авылына ат җигеп бара идек. Ә инде 1943 елда миңа Алтай краена китәргә туры килә."

1943-46 елларда китапханәдә Мәэлүфә Вильданова эшли. Кызганыч, аның эшчәнлеге хакында төгәл мәгълүматлар табылмады. Авылыбыз карталры истәлекләренә караганда, ул чорда китапханәдән даими файдаланучы Гыйлем Сафин, Хамис Закиров, Ясәви Ногмановлар телгә алынды.

(Материал әзерләгәндә Хезмәт ветераны Закиров, Шәмсетдинова, Яруллина истәлекләре файдаланылды)

Фотода: Марьям Закировна Сарбулатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"