Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк – инициативалы, эшчән һәм ярдәмчелләр авылы

Минзәлә районындагы җирлекләрдә дәвам итүче авыл җыеннарының чираттагысы Кадрәк авыл җирлегендә узды. Узган ел Кадрәк белән Наратлы Кичү авыллары арасында асфальт юл салыну Кадрәк авыл халкы өчен иң шатлыклы вакыйга булган. Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин үз чыгышын шуннан башлап җибәрде. Дөрестән дә, бу чыгышны тыңлаганнан соң позитив яңалыкларның...

Минзәлә районындагы җирлекләрдә дәвам итүче авыл җыеннарының чираттагысы Кадрәк авыл җирлегендә узды.

Узган ел Кадрәк белән Наратлы Кичү авыллары арасында асфальт юл салыну Кадрәк авыл халкы өчен иң шатлыклы вакыйга булган. Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин үз чыгышын шуннан башлап җибәрде. Дөрестән дә, бу чыгышны тыңлаганнан соң позитив яңалыкларның күп булуына төшенәсең.

Шәхси эшмәкәр Олег Юзманов осеменатор буларак халыкка ярдәм итеп тора, заманында 55 мең сум кредит алып башланган эш бүгенге көндә үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә.

Быел Кадрәк мәктәбенә 7 млн сумлык ремонт ясалачак, участковый йорты, фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Чишмә казытыла. Фарих Хәбибуллин каз-үрдәкләр өчен күл ясаткан. Чишмә, буа тирәләренә 1 меңнән артык агач утыртылган. Яңа Тәкермән һәм Кадрәк авылларының су башняларына экологик таләпләргә туры китереп 1200 кв метр җир уратып алынган. Җирлек башлыгы сүз уңаеннан кайбер киңәш-тәкъдимнәрен дә белдерә: һәр хуҗалык үзенең бакча артын тотсын иде, бер уңайдан иминлек тә тәэмин ителер, матур да булыр иде. 50 дән артык йортка техпаспорт ясатылган, ә бит ул булмаса, страховка акчасы түләнми. Бу юнәлештә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе зур эш башкарган. Хәлил Нәбиуллин әти-әнидән калган йортларны сатырга ашыкмакса өндәде. Дөрестән дә, юллар яхшыргач, авылда яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылгач, шәһәрдән кайтырга теләүчеләр дә күп. Өстәвенә Чаллы шәһәре якын, йортларыбыз шикле кешеләр кулына калмасын иде, диде чыгыш ясаучы.

Кадрәк авыл җирлегендә халык ничек яши, аларны нинди проблемалар борчый? Район җитәкчелегенә нинди мәсьәләләр буенча гозерләрен җиткерделәр? Бу хакта "Минзәлә" газетасының 19 февраль санында тулырак танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев